16+

Гөлназ Асаева һәм Вилли «Ак майларда – ак вәгъдәләр» җырын бергә башкарган

Дуэт тамашачыларны сөендергән!

Гөлназ Асаева һәм Вилли «Ак майларда – ак вәгъдәләр» җырын бергә башкарган

Дуэт тамашачыларны сөендергән!

Казанның «УНИКС» концертлар залында Гөлназ Асаеваның сольный концерты узган. Кичәнең иң матур мизгелләренең берсе – җырчының тормыш иптәше Вилли белән бергә сәхнәгә чыгуы булган.

Иҗади пар легендар «Ак майларда – ак вәгъдәләр» җырын дуэт итеп башкарган. Бу чыгыш тамашачылар өчен көтелмәгән бүләккә әверелгән.

Кызыклысы, моңа кадәр Гөлназ Асаева белән Вилли дуэт башкарырга җыенмаулары турында белдергән иде. Әмма бу юлы алар тамашачыларны матур музыкаль сюрприз белән сөендергән.

Гөлназ белән Виллиның бергә җырлавы социаль челтәрләрдә дә җылы бәя алган. Тамашачылар дуэтны үзенчәлекле һәм бик матур дип бәяли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading