«Бу юлы бала табу кыенрак булды. Беренчедән, Минтимеребез туганга да җиде ел. Икенчедән, яшем дә бара. Өченче баламны 36 яшьтә таптым», ди Гөлназ.
Җырлы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Бу хакта Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. “3 килограмм 540 грамм, 54 сантиметр. Шушы матур дөньяга рәхим ит, Рәйхан Илсуровна”, — дип язган ул. Без дә күпбалалы әни, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән хәбәргә чыктык.
— Котлыйм, Гөлназ! Бәхетле, сау-сәламәт бала булып үссен. Сез хәзер өч бала әнисе. Күңелдә нинди хисләр?
— Балага узгач ук, үземнең күп балалы әни булачагыма әзер идем. Әлбәттә, бала туу — зур шатлык.
— Бу яңалыкны балалар ничек кабул итте?
— Балалар, Илсур белән видео аша сөйләштем. Асылбикә хисләнеп, елый башлады. Әле генә иртән бала корсакта иде, кичен инде тагын бер кызыбыз дөньяга килде. Алар да бик сөенә, әлбәттә.
— Сез соңгы көннәргә кадәр эшләп йөрдегез. Кыен түгел идеме?
— Ярый эшләп йөргәнмен әле. Сакланырга тырыштым инде. Дөрес, бу юлы бала табу кыенрак булды. Беренчедән, Минтимеребез туганга да җиде ел. Икенчедән, яшем дә бара. Өченче баламны 36 яшьтә таптым. Беренче ике йөклелек җиңелрәк узды, шуңа бала табу бу юлы да озакка сузылыр дип уйламаган идем. Бала табу 10 сәгатькә якын сузылды. Зарланып әйтмим — бу нормаль күренеш. Дөрес, хәлне алды инде бераз.
— Декрет ялына китәргә, бераз тәнәфес алып торырга исәп бармы соң?
— Бүген миңа борчылып ике кеше язды. Берсе, билгеле, Илсур. “Хәлең ничек?” — дип һәрдаим белешеп торды. Ә икенчесе — кәләш. 28 мартта никах үткәрәсебез бар. Тәнәфескә чыгып булмый инде. Гомумән, мин алдан ук үземне: “Вакыты җиткәч, үзем табачакмын”, — дип әзерләп килдем. Шулай булды да. Бернинди операция дә булмады, үзем таптым, шөкер. Балам да сау-сәламәт, әни өчен моннан да зур бәхет юктыр.
— Кызыгызга матур исем сайлагансыз. Аны кем тәкъдим итте?
— Без иң элек Рәйхан исеменә тукталдык. Әмма бер танышымның улы Рәйхан исемле булгач, бераз икеләндек. Бәлки, Рәйхана дип кушарга кирәктер дип тә уйладык. Икенче яктан, Рәйхан исемле кызга багышланган җыр да бар инде. Кыскасы, нумеролог белән киңәшләшеп карарга булдык. Һәр исемнең үз миссиясе, энергиясе бар, диләр. Нумерология белән шөгыльләнүче дустым исемнәрнең хәрефләрен чутлап, билгеле бер сан китереп чыгара. Менә шулай саный торгач, иң кулай исем — Рәйхан булуы ачыкланды. Шулай итеп, бу исемгә тукталдык. Илсурның энекәшенең улы Айхан исемле. Безнең кызыбыз — Рәйхан булды. Бу исем безгә бик ошый, төрләндереп торасы килмәде.
— “Ана бәхете” дигән җыр да чыгаргансыз. Шундый назлы иҗат җимеше килеп чыккан. Бу кемнең идеясе иде?
— Ризидә апа Ситдыйковадан шигырь сорап алдым. Көен Ришат Шәйхетдинов язды. Бу җырны үзем өчен бер истәлек, хәтирә булсын дип эшләдем. Андый чаклар бүтән булмас инде, шуңа шушы матур чакны җырда чагылдырып каласым килде.
— Илсур да бик шаттыр?
— Әлбәттә, икебез дә бик бәхетле. Шалтыратып, җылы сүзләрен җиткерде. Ике бала тулысынча аның өстендә инде. Мин, ниһаять, эчемә ятып, ял итәм (көлә). Һәр хатын-кызга әни булу бәхете насыйп булсын иде. Әйе, авырдыр, кыендыр, авыртадыр. Ләкин бала тугач, барысы да онытыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар