Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкьдим итәбез.
Башы: Гүзәл Гайнуллина: “Күргән кыенлыкларым ятим балачакта калды...”
– Әни назы гомере буы ымсындыргандыр...
– Мин бик елак булганмын. Әни артыгы белән иркәләгән, беркемгә дә сүз әйттермәгән. Үзем әни булган көннәрдә бик еладым, башкалар янына әниләре килә, ә минем... Гел әни төшкә керсә иде, дип яшәдем. 9 яшемдә бер генә күрдем. Казаннан кайтышы! Бик матур сандалилар алган икән, миңа бирмәкче. Минем бар дип, алмадым. Ул сандалиларның гомере буе күз алдымда.
– Казан үз сынаулары белән каршы алгандыр?
– 1993 елны Казанга килдем, иң авыр еллар. Киченнән стипендия аласың, иртәгәсен кулында бер ипилек тиеннәр кала. Ашарга җитмәгән, иртәгә стипендия бирәләр дигән көнне киченнән ач ятып йоклаган вакытларым да булды, тулай торакларда да күп яшәлде – ничек тә кеше буласы, аякка басасы килде. Мәктәптә укыганда, кызлар белән бәхәскә керсәк: “Әниеңнең үлүе әйбәт булган әле” – дигән сүзләре дә йөрәктән китмәде. Сыйныфташларым тигез канатлы, ә минем җыелышка да килер кешем юк иде, бабай таяк белән йөри, ике сугыш кичеп, яраланган кеше. Апа белән икебез дә, терәксез килеш, булдырыйк әле, дип яшәдек.
– Мәхәббәт. Ул да сезнең тормышта сынаулы булган.
– Йөрәк тә үз сынавын кичте шул. Яшь чакта яраткан егетемә кияүгә чыгарга йөри идем, хыянәт итте. Авыр кичердем, әлбәттә. Тукта, Гүзәл, сине олы мәхәббәт әле алда көтә, дип, үз-үземне юатыр көчләр каян тапканмындыр. Аннары озак вакыт сайландым, ашыкмадым. Тормышны алып барырдай төпле ир канаты астында яшәргә кирәклеген, шул ук вакытта үземнең дә иремне өзелеп яраткан очракта яши аласымны белә идем. Яратмасам, байлык хакына гына яши ала торган кеше түгел мин. Кайберәүләргә бит үзен яратсалар шул җитә.
– Гомерлек мәхәббәтегезне ничә яшендә очраттыгыз соң?
– 25 яшем тулып килә иде. Театрда эшкә урнашкан кыз мин, рольләрем әйбәт кенә, эшем бара, әмма хезмәт хакы аз, акча җитми. Рәшит Сабиров белән концертлар алып бара башладым. Гастрольләрдә йөргәндә “Заман” төркеменең Әнәс Бакиров исемле егетен күреп алдым. Башкаларга охшамаган, үзе чибәр, араларында иң зыялысы. Беренче күрешүдә үк без бер-беребезгә игътибар иттек. Таныштык. Әкренләп очраша башладык. Мин аңа 35 яшьләр тирәсе дип уйлаган идем, баксаң 41 яшен тутырган икән. Белгәч, әй еладым... Аерылган, инде 4 еллап буйдак тормыш алып бара иде. Беренче гаиләсендә улы үсә. Бүтән өйләнергә җыенмавын да аңладым, үз-үзенә сүз биргән. Башларымны югалтып гашыйк булдым. Көн саен кич очрашабыз, ә ул мин көткәнне әйтми генә. Каюм Насыйри урамында театр тулай торагында яши идем, аның фатир алып, анда ремонт ясаган чагы. “Әйдә обойлар карыйк, тәрәзә пәрдәләре сайлыйк”, – дип кибеткә алып китә дә, мин үзем теләгән төсләрне алдырам. “Беләсеңме, ә мин сине яратам!” – дип тә төрттергәләп карадым, җавапсыз үткәрә дә җибәрә. Ә мин аны ул миңа караганда ныграк ярата идем. Әнәс, миңа өйләнәм дип, тәгъдим ясамады, ә мин язмышыма буйсындым, ак күлмәк кию асыйп булмады. Туйларсыз гына яшәп киттек. Аннары балабыз туды. Баштарак, язылышырбыз әле, дия идек, соңыннан нәрсәгә соң ул имза кую, без болай да бик бәхетле, дидек. Кызымны үзенеке итеп яздырды, тагын ни кирәк? Дус кызларым гына: “Гүзәл, язылышмасагыз сине, берәр нәрсә булса, канун да яклый алмый”, – дип теңкәмә тиделәр. Тормыш иткәндә аның да бер уңай ягы булды, бик каты талашканда, аерылам, дигән сүзне әйтә алмадым, әйтер идем дә, кияүдә түгел ич мин – ирекле кош. Тавышны зурга җибәрми генә, гаилә учагын саклап яшәдем. Әле өч ел элек кенә Әнәс белән барып язылыштык. Әгәр дә пандемия еллары өйгә бикләмәсә, бәлки ул язылышырга тәвәкәлләмәс тә иде. Гариза бирергә җыендык – загслар ябык. Анда сугылдык, монда шалтыратып карадык та, үзебез йорт җиткергән Югары Ослан районы загсына барып, гариза бирдек. Язылышырга дип, ул авылдан килде, ә безнең театрда “Ут күбәләге” премьерасын чыгарган вакыт, мин Иделдән боз кичүе аша чыктым. Язылышу көне кызык кына – 2021 елның 21 гыйнвары. Язылыштык ни, язылышмадык ни, миңа – 47, Әнәскә 63 яшь, бик бәхетле яшибез. Әнәс минсез сулый да алмый, яшь вакытта әйтмәгән яратамнарын, хәзер тезеп кенә тора. “Мин синсез яши алмыйм”, – ди. Элек тормыш дип чаптык, йорт салдык, фатирны зурайттык. Инде салмакландык, менә шул килеш кенә барсын иде тормышыбыз, тапканыбызның рәхәтен күреп яшисе килә.
– Әнәснең үз бизнесы бар бугай.
– Әйе. Җиңү парадларында, “Үзгәреш җиле” кебек зур фестивальләрдә, шәһәр эчендәге бәйрәмнәрдә үз аппаратларын куеп, тавыш яңгырату ягын кайгырта. Әле дә куәтендә, эшли, Аллаһка шөкер. Бик акыллы ир, ныклы терәк. Бервакытта да кызыбызны әрләгәне юк, кайчагында: “Мин генә әшәке булмыйм инде, син дә әйткәлә”, – дим. Баланы гел иркәләргә дә ярамый, диләр дә, киңәшем шул, баланы сындырырга кирәкми, үз фикерен югалтмасын ул. Кызыбыз Ясмин 16 яшен тутырды, буй җиткезә, әтисенә охшаган, бик матур!. Әле нинди һөнәр сайларга да белми, икеләнә.
– Бер сөйләшкәндә: “Кайнанам янына, хастаханәгә йөгерәм”, – дигән идегез. Ни булды? Тернәкләндеме иинде?
– Бу ел безгә бик авыр булды. Кайнанам Равия исемле, 88 яшен тутырды, бездән ерак түгел генә яши. Кибеткә чыккан җиреннән, егылып, бот сөяген сындырган. Ә телефонын өйдә калдырган. Шалтыратабыз – алмый, авылдан кайтып фатирын ачып кердек, бар җирдә тәртип, үзе юк. Кичкә кадәр көттек тә, эзләргә керештек. МЧС хезмәте аша таптык – хастаханәдә. Үзем карадым, меңгә бөтерелергә туры килде. Хәзер тотынып кына йөри инде, алай да газ тирәсенә якын бармаска кушабыз, ашарына үзем пешереп илтәм. Бер көе генә яшәсәк иде, әлегә, тормышыбызга без бик канәгать.
Комментарийлар