16+

Гүзәл Əхмәтова: «Сүз көрәштерәчәкмен һәм җиңәчәкмен!»

– Гүзәл, сез йолдызнамә буенча – Чаян. Ә Чаян хатын-кызлар алар, чынлап та, ут кебек!

Гүзәл Əхмәтова: «Сүз көрәштерәчәкмен һәм җиңәчәкмен!»

– Гүзәл, сез йолдызнамә буенча – Чаян. Ә Чаян хатын-кызлар алар, чынлап та, ут кебек!

– Әйе. Иптәшем, сабыр итеп, түзә мине. Үзе сайлап алган язмышы бит (Көлә). Әмма ни дисәң дә, бала тапкач, хатын-кыз үзгәрә диләр бит, шулай икән. Кайдадыр күз йомарга да өйрәндем. Күп әйбер белән килешеп тә барам. Әни дә: «Кызым, хәзер син нәзакәтлерәк», – ди.

Мин тупас итеп гауга чыгаручы түгел, ләкин һәрвакыт дөреслек яклымын. Мәсәлән, кемнеңдер артыннан сөйләп калалар икән, әмма ул кешенең яхшы икәнен беләм, ди. Бернигә карамастан, аны яклаячакмын. Сүз көрәштерәчәкмен һәм җиңәчәкмен. Ә сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгелмен, бары тик турысын бәреп әйтәм. Тик туры сүзлегем аркасында кемнедер рәнҗетүем дә мөмкин. Шулай да башкалар да миңа карата шундый мөнәсәбәттә булсалар, шат булыр идем. Артымнан сөйләнеп йөргәннәрне яратмыйм, йөземә карап әйтсеннәр. Беркайчан да тик торганнан берсе белән дә сүзгә килгәнем юк.

Әмма үземне бик юаш кеше дип саныйм. Оялчанлык та бар. Тыштан кыю булып күренәмдер, ләкин эчке дөньям башкачарак.

– Бу тормышта үкенечләрегез бармы?

– Елап утырырлык үкенечләр юк. Әмма гомеремнең кайбер мизгелләрен башкачарак уздырырга кирәк булган дигән уйлар туа. Мәсәлән, тулы заллар җыеп, гөрләтеп концертлар куя торган чакта мин ял алдым һәм ул ел ярымга сузылды. Сәхнә кешеләре бит, киресенчә, аларга популярлык килгәч, көн-төн эшли башлыйлар. Миңа да шулай тырышырга кирәк булгандыр. Тик аның өчен Татарстанга да күченергә туры килер иде. Әмма мин Уфама гашыйк бит, миңа монда яшәү рәхәт һәм уңайлы. Кирәк икән, тиз генә авылга кайтып киләм. Бөтен туганнарым биредә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading