Бүген Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ гаиләсендә зур вакыйга – тәүге тапкыр әти-әни булган көннәре. Олы уллары Камилгә 10 яшь тулды! Әти-әнисе Камилгә үзенчәлекле һәм бик тә истәлекле бүләк ясаган.
“Улыбызның туган көнен лазертагта үткәрәбез, бәйрәмгә сыйныфташларын чакырдык. Туган көненә исә Камилгә баян бүләк иттек. Бик кыйммәтле инструмент. Ул нәкъ менә мәктәп укучылары өчен ясалган, ягъни концертларда классик әсәрләр уйнау өчен менә дигән баян. Бик озак эзләгәч таптык. Ул аңа буена да, авырлыгына да туры килә. Алайса әтисенең баянында уйный иде, ләкин ул баян Камилгә авыр. Бу һөнәр улыбызга бик ошый, яратып уйнагач, алга таба үсәргә мөмкинлек булдырырга теләдек”, - дип сөйләде безгә Гүзәл Идрисова.
Камилне чын күңелдән котлыйбыз, яңа баяны белән безне дә сөендерүен телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Маладислар!Гүзәл сез ничәнче елда тудыгыз?Ул "военный"сер мени?
0
0