16+

Гүзәл, Илсөя, сез кайда, яки “Татар җыры” хикмәтләре (өченче бүлек)

Җырчылар килмәдеме яки аларны чакырмаганнармы, билгесез. “Татар җыры”нда Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Зәйнәп Фәрхетдинова булмады. Икенче елга килеп җитәрләр дип ышанып калабыз. 

Гүзәл, Илсөя, сез кайда, яки “Татар җыры” хикмәтләре (өченче бүлек)

Җырчылар килмәдеме яки аларны чакырмаганнармы, билгесез. “Татар җыры”нда Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Зәйнәп Фәрхетдинова булмады. Икенче елга килеп җитәрләр дип ышанып калабыз. 


Ришат Төхвәтуллин исә, “Татар җыры”нда да, күптән түгел узган “Болгар радиосы” премиясендә дә булды.
– Тамашачы булганда җырчы бәхетле. Бу сынны алыр өчен, тамашачылар көч куйды. Алар минем өчен тавыш бирде, шуңа күрә безнең уртак җиңүебез дип әйтә алам. Ике премия дә дәрәҗәле, икесе дә тамашачы сайлавы. “Болгар радиосы” премиясенә килгәндә, иҗат юлымны шунда башлап җибәрдем. Иң беренче көннән бирле катнашам, аларга чиксез рәхмәтле. “Татар җыры”на соңрак килеп эләктем. Мин бәхетлемен, ике җирдә дә катнаша алуыма, – диде Ришат Төхвәтуллин.
Милли премиядә булган җырчылар “Татар җыры”нда булмады, “Татар җыры”нда булганнары Милли премиядә булмады. Ә күпчелек артистлар ике куянның койрыгын тота алган. 
“Татар җыры” халыкара фестивале исемен йөрткәнен искәртик. Аны төрле төбәкләрдә, илләрдә яшәүче татарлар карый ала дигән күзлектән уйласак, чыннан да, халыкара. Ә икенче яктан, халыкара катнашучылар күренми бугай. Әйе, фестиваль Мәскәү, Уфада да узды. Әмма артистларның гастрольләре дә андый юлдан үтә бит. Исемгә бәйләнеп ятасы килми, бу тамашага билет ала алмаучылар өчен туры эфир оештырылган иде, бәлки, Җир шарының төрле тарафларында яшәүче милләттәшләр аны куанып карап утыргандыр.
Фестиваль 3 мең кешелек залны җыйды. Биеделәр дә, еладылар да, кушылып җырладылар да...

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading