Татарстанның халык артисты, өч бала әнисе Гүзә Уразованың Инстаграмы шау-гөр килә.
Ире Илдар Хәкимов белән бергә төшкән фотога ул:
Бездән нинди яңалыкны ныграк көтәсез?
1) Тиздән яңа дуэт җырыбыз әзер була!
2) "Без дүртенчегә бәби көтәбез" ?
Тавыш бирәбез)) ?
#ильдархакимов
#гузельуразова
#ускэч
дип язып куйгач, бөтенесе дә комментарийлар язарга тотынды. "Бер яңалык икечкесенә комаучаламый", "Без сизенгән идек инде", "Сез игезәкләр табачаксыз", - дип язып калдырга тамашачылары. Баксаң, алар эстраданың иң популяр парыннан иҗади җимеш көтми, ә дүртенчегә әти-әни итәргә тели.
Бу көнне Гүзәл Уразовага шалтыратучылар күп булган. "Шалтыратмаган туган калмады, әни дә безне бәби көтәләр дип, шаккатып шалтырата", - ди җырчы.
Кичә җырчы барлык икеләнүләргә нокта куеп, кичә хәтта видео төшергән. "Бар да яхшы, мин балачактан шулай - селедка белән шоколад ашап өйрәнгән", - ди ул. Әмма ул ашап утырган шоколад һәм селедка янында тозлы кыяр булуы тамашачыларга барыбер тынгы бирми...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар