16+

Гүзәлем: «Беренче урында бала түгел, беренче урында – ир»

1-2 ел элек Гүзәлем Инстаграм челтәрендә ире Салават белән төшкән фото астына кызыклы фикерен калдырган иде. Һәм ахырда: «Сез килешәсезме?» – дип сораган.

Гүзәлем: «Беренче урында бала түгел, беренче урында – ир»

1-2 ел элек Гүзәлем Инстаграм челтәрендә ире Салават белән төшкән фото астына кызыклы фикерен калдырган иде. Һәм ахырда: «Сез килешәсезме?» – дип сораган.


«Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне һ.б. куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?» – дип язып куйган.

Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер «беренче урында – ир», ди, ә кемдер балалар ди.

Җырчы Иркә: «Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин», – дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: «Лаеклы ир булса, әлбәттә ул беренче урында!» – дигән.

Тагын бер язылучының комментарие күзгә ташлана: «Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа тиз өйрәнә. Һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат – хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнне көтеп утыруы җенемне чыгара».

Белүегезчә, быел Гүзәлем әни булды. Кызык: фикереннән кире кайтмады микән?! Бу хакта ул хәзер нәрсә ди?

– Юк, мин шул ук фикердә калам. Ни өчендер ул постны күпләр йөрәкләренә якын алып, миңа капма-каршы булган комментарийлар язырга ашыктылар. «Үзе әни булсын әле, карарбыз», – диделәр. Ул постны мин үзебезнең әниләрдән чыгып яздым. Минемчә, балаларны артык иркәләп үстерергә кирәкми. Мәсәлән, без үстек, туган йорттан чыгып киттек һәм картлык көннәрендә әниләр әтиләр белән генә калды. Шуңа күрә, әтиләрне соңгы урынга куярга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Я полностью согласна с вами

    • аватар Без имени

      1

      0

      Баланыкы йорэктэ,ирнеке итэктэ дип картлардан калган сущ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дорос, но ирлэрнендэ торлесе бар, балаларныда бик иркэлэргэ кирэкми.

        Мөһим

        loading