16+

Гүзәлия тегү фабрикасы ачкан?

Популяр җырлар авторы, автор башкаручы, продюсер Гүзәлия турында тегү фабрикасы ачкан, дигән имеш-мимешләр йөри. Әллә Гүзәлия артистларга җырлар язу белән бергә киемнәр дә тегә башлаганмы? Бу сорауны үзенә юлладык.

Гүзәлия тегү фабрикасы ачкан?

Популяр җырлар авторы, автор башкаручы, продюсер Гүзәлия турында тегү фабрикасы ачкан, дигән имеш-мимешләр йөри. Әллә Гүзәлия артистларга җырлар язу белән бергә киемнәр дә тегә башлаганмы? Бу сорауны үзенә юлладык.

- Гүзәлия, чынлап та, үзеңнең шәхси тегү фабрикаңны ачтыңмы?

- Юк, әлбәттә! Аның каравы менә дигән модельер белән таныштым! Яңа ел съемкаларына әзерләнгәндә, сәхнә киеме табу мәсьәләсе килеп басты. Башта пайеткалы тукымадан кара итәк, өстемә ак пиджак тектерермен дип уйлаган идем. Тик вакыт аз булу сәбәпле, тектереп йөреп булмады. Итәкне генә тиз арада тегеп бирделәр. Ә менә ак пиджакны күпме генә эзләсәм дә, үземә яраклысын таба алмадым. Интернетта эзләнеп утырганда, бик матур һәм үзенчәлекле костюмнарга тап булдым. Шундук модельер-конструктор белән элемтәгә кердем. Баксаң, бу киемнәрне Арчада тегәләр икән. Берничә көннән күрештек. Ак төстәге кием нәкъ минем өчен тегелгән диярсең! Эчке ягын карасам, “Gzeliya” дип язылган. Минем исем бит бу, бер генә хәрефе җитми. 

- Үзебезнең Арчада да шундый сыйфатлы киемнәр тегәләр икән?

- Әйе! Мин киемнәрнең сыйфатына шаккаттым. Искиткеч талантлы һәм креатив модельер. Ул Мәскәүдә укыган, Италиягә дә чакырганнар. Показларда еш катнаша.

- Гүзәлия, соңгы арада үзгәрдең. Тагын да чибәррәк, нурлырак син хәзер. Сәбәбе нәрсәдә икән?

- Кешенең эчке һәм тышкы дөньясы турыдан-туры бәйләнгән. Барысына да күңел сафлыгы, күңел нурлыгы, эчкерсезлек сәбәпче. Мин һәрвакыт үз өстемдә эшлим. Рухи яктан үземне тагын да баетырга омтылам. Миңа күпләр “ничек гел шулай яшь булып каласың син?” диләр. Күңелем саф булганга күрә, дим. 

- Психология белән мавыгасыңмы?

- Укыйм, кызыксынам. Төрле кешеләр белән аралашкач, тәҗрибәм дә шактый җыелды хәзер. Үзем дә, дөньяга карашым да үзгәрде. Гомумән, үземне үзгәрттем. Матди якны гына кайгыртып йөри торган кешеләр күбәйде, шуңа күрә үз даирәмне чистарттым. Үзем кебек ихлас кешеләр белән генә аралашам. 

- Үзеңне тагын кайсы яктан камилләштерергә теләр идең?

- Тел ягыннан. Татар телендә күбрәк китаплар укырга иде. Матур итеп саф татарча сөйләшкән, фикерләрен җиткерә белгән кешеләргә бик сокланам. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading