16+

Гүзәлия "вирус"лы җыр иҗат иткән!

Автор башкаручы, продюсер Гүзәлия "вирус"лы җыр иҗат иткән. Сүз “Рәхмәт, Ходай” җыры турында. Җырның авторлары – Гөлфия Шакирова белән Гүзәлия үзе. 

Гүзәлия "вирус"лы җыр иҗат иткән!

Автор башкаручы, продюсер Гүзәлия "вирус"лы җыр иҗат иткән. Сүз “Рәхмәт, Ходай” җыры турында. Җырның авторлары – Гөлфия Шакирова белән Гүзәлия үзе. 

“Бу җыр шулкадәр халык күңеленә керде ки, ватсап белән директ смс-хәбәрләр белән тулды. Барысы да рәхмәт сүзләре белдереп яза. Җыр вирус кебек социаль челтәрдә таралды, бик күп язмышка аваздаш булып чыкты. Мондый игътибар көтмәгән идем, күңелгә рәхәт”, - ди Гүзәлия.

Аның әйтүенчә, җырны хәтта ир-егетләр дә тыңлый икән. “Бер танышымның ире “бу җыр безгә туры килә бит” дип хатынына тыңлаткан. “Рәхмәт, Ходай” җырына чынбарлыкка нигезләнгән берничә сюжет буенча клип төшерергә телим. Үзенчәлекле язмышлы хатын-кызларны эзлим”, - диде Гүзәлия.

“Рәхмәт, Ходай” җырына килгән кайбер фикерләр: “Гүзәлия! Бу хатын-кызлар өчен гимнга - тормыш җырына әйләнеп бара”, “Рәхәтлек җанга иңә торган җыр”, “Сиңа килешә бу җыр, әйтерсең лә, синең балаң бар”, “Уйландырып, елатып, канат куеп җибәрә торган җыр”, “Сез бүген миңа яшәргә көч бирдегез”, “Бу җырны бөтен кеше яттан белергә, көн дә җырларга тиеш” һ.б.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading