16+

Икенчегә йөкле Ләйсән Таишева хастаханәгә эләккән

Тиздән икенче тапкыр әни булачак танылган алып баручы Ләйсән Таишева кисәк авырып киткән.

Икенчегә йөкле Ләйсән Таишева хастаханәгә эләккән

Тиздән икенче тапкыр әни булачак танылган алып баручы Ләйсән Таишева кисәк авырып киткән.

“Барысы да кич белән башланды. Урамда йөреп кайтканнан соң, хәлсезлек тойдым. Арыганлык дип уйладым. Ә төнлә температура күтәрелде. Ике көн дәвамында тән температурасы бер менеп, бер төште. 40ка кадәр күтәрелгәч, “ашыгыч ярдәм” чакырттык. 

Сигез сәгать көткәннән соң, мине бер хастаханәдән икенчесенә йөрттеләр. Миллион анализ, тест, узи. Барысы да тиешле нормада иде. Шуңа күрә ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәткәч, мине өйгә җибәрделәр. 
Аннан соң тагын бик күп анализ тапшырдым, алары да әйбәт булды.

Нәрсә булды бу? Табышмак! Мөгаен, нәни кызыбыз көндәлек тормышыбызны хис-кичерешләр белән баетырга теләгәндер. Иң мөһиме – хәзер икебез белән дә барысы да яхшы. Мондый сюрпризлар бүтән кабатланмас дип ышанам”, - дип язган Ләйсән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куз тиюгэ ышанмыйсыз бит, ботен тормышыгыз инстаграмда

    Мөһим

    loading