16+

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка: "Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез мине кызыксындырмый"

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илдар Хәкимов турында фикерен җиткергән иде.

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка: "Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез мине кызыксындырмый"

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илдар Хәкимов турында фикерен җиткергән иде.

“Илдар Хәкимовны начар җырчы дип әйтмәс идем. Филүс кебек үк шәп җырчы. Кияүгә чыгып кына харап булды. Ул – минем студент, мин аны үзем эзләп таптым. Дөресрәге, Альфред табып: “Тыңлап кара әле Салават Зәкиевич”, - дип алып килде. Дөрес, матур, моңлы җырлый. Ләкин нишлисең инде. Гаиләдә бит хуҗа бер генә була. Кызганам дияргә ярамый, ләкин “обидно, слушай”. Ул Илдар Хәкимовны Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә менә дигән кандидат диде.

Илдар Хәкимов – Татарстанның атказанган артисты, Илһам Шакиров исемендәге Халыкара җыр бәйгесе лауреаты. Илдар Салават Зәкиевичның фикеренә болай дип җавап язган:

“Салават абый мине югалткан... Абый, абый! Салават абый диләр, шунысы күңелсез... дигән җыр искә төшә монда невольно. Әйе, Салават абый, Гүзәл белән сезнең 10 концертта җырладык бит инде ул сезонда. Шунда  таныштык, сезнең “Яратып кал җирдә соңлама” дигән җыр астында сәхнәдә бергә басып тордык. Ачуланма инде, Салават абый. Синдә бер ай җырлап йөргәннән соң, Рәсәй буйлап үзебезнең концертлар белән йөри башладык.

Аннары сез мине эзләмәдегез дә, тапмадыгыз да. Уфада мин сезнең концертка килгән идем. Якташым Альфред абый сезнең белән таныштырды. Сезнең фикерегезне укыдым да, мин әйтәм надо же, лично Салават Закиевич минем язмышым белән борчулы. Абый, Аллаһка шөкер, әкрен генә без, балалар үсеп килә. 20нче юбилей сезонына әзерләнәбез. Сезне дә хөрмәт итеп Кремль концертына зур кунак буларак чакырган идек. Ә сез... Менә мин шәхсән нишләптер сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан кем өйләнгән, вообще барыбер. Минем анда эшем юк”, - ди Илдар Хәкимов.

Гүзәл Уразова исә: “Салават Зәкиевич... Нәрсә булды сезгә бүген?” – дип кенә сорау юллаган халык артистына.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Ильдар! Бик дорес ж,авап бу. Син гаилэдэ мин баш булырга тиеш, дип, хатын кыйнап йормисен,. Талант сезнен, икегездэ дэ бар. Ж,ыр, биюдэ хатын-кыз остенрэк булырга тиеш. Син сын Ир булып, гаилэ башлыгы булып капласын,.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ильдар молодец син энем. Чын ир ат, чын кешечэ жавап биргэнсен. Сузлэрен бик дорес. Э менэ Салават 62 яшенэ житептэ юньле суз сойлэмэгэн. Сузен авызыннан чыкканчы, уйларга кирэк дип уйлыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ильдар белэн уразовага Салават кебек булырга бик ерак ,бик дерес эйткэн Салават,дерес сузгэ упкэлэп пенсионерлардан защита кетеп ятма Ильдар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ильдарны Филус белэн чагыштырып булмый, Филус кебеклэр сирэк, лэкин Салават Салават башы белэн алай эйтергэ тиеш тугел, сузен бердэ уйлап сойлэми

          • аватар Без имени

            0

            0

            Салауаттың ауыҙынан юнле һүҙ сыҡҡаны бармы ни ул?

            Мөһим

            loading