16+

Илнат Фәрхуллин: “Бу тарих минем дә күңелемә тиде”

Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин “Яшә” җырына тирән мәгънәле клип тәкъдим итте. Әлеге клип чын тарихка нигезләнеп төшерелгән. Тетрәндергеч сүзләр һәм егет язмышы турында белер өчен Илнат Фәрхуллин белән хәбәргә чыктык.

Илнат Фәрхуллин: “Бу тарих минем дә күңелемә тиде”

Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин “Яшә” җырына тирән мәгънәле клип тәкъдим итте. Әлеге клип чын тарихка нигезләнеп төшерелгән. Тетрәндергеч сүзләр һәм егет язмышы турында белер өчен Илнат Фәрхуллин белән хәбәргә чыктык.

- Җәй көне Азнакай районы Актүбә бистәсендә чыгыш ясарга сорап мөрәҗәгать иттеләр. Нинди чара булачагын ачыклый башладык. Ләйсән ханым улы белән булган хәлне сөйләде. Бу тарих минем дә күңелемә тиде. Адель бик күп еллар ат спорты белән шөгыльләнгән. 2017 елда Мәскәүдән ярыштан кайткач, атын урамга алып чыккан булган. Адель, аягы таеп китеп, егыла. Аңын югалта. Башына бик җитди зыян килгән була. Табиблар: “Өмет юк”, - дип әйтсә дә, Адельнең әти-әниләре (Ләйсән һәм Марат) бирешми. Улларын аякка бастырыр өчен барысын да эшлиләр. Италиядән имплант кайтарып, Адельнең баш сөяген тишеп, операция ясыйлар. Егет аңына килә. Яңадан йөрергә, кешеләрне танырга, сөйләшергә, яшәргә өйрәнә. Быел Адель ат спортына кире кайтты. Актүбә бистәсендә шул уңайдан чарада чыгыш ясадым. Адель һәм әти-әниләре белән таныштым. Без әле дә хәбәрләшеп торабыз. Бу, чыннан да, көчле рухлы кешеләр. Аларга сокланып карадым. Адельгә җыр чыгарырга вәгъдә иткән идем. “Яшә” җыры Адель өчен генә түгел, билгеле. Тормышта һәркемнең үз авырлыклары, сынаулары була. Тамашачым җырны тыңлагач алга атларга көч таба алыр дип ышанам. Әлеге җыр яшәүнең кадерен белергә өнди. Сүзләргә игътибар итсәгез дә бу ачыктан-ачык күренә:
“Бирешмәскә, җиңелмәскә, көчле, сабыр булырга
Яшә! Яшә! Яшә бер дә туктамыйча” - дип сөйләде Илнат.
Адель Хәлиуллин - Ат спорты буенча Идел буе Федераль округы чемпионы, Россия һәм Татарстан күләмендә узучы ярышлар җиңүчесе. Фаҗига 2021 елның 15 декабрендә була. Бүген дә Адель сәламәтлеген ныгыту өстендә эшли. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Илнат молодец ул! Жырларын бик яратам

    Мөһим

    loading