Бүген фотосурәтләр турында сөйләшеп алырбыз, һәм популяр җырчыларыбызның фотога төшәргә яратамы-юкмы, элеккеге сыман альбомнар ясыйлармы икәнен ачыкларбыз.
Кыскасы, 5 ноябрьдә билгеләп үтелгән фотосурәтләр карау көнен үзебезчә бәйрәм итәрбез.
“Фотосурәткә бик еш төшәм, Телефонымда 40 241 фото-видео саклана, күбесенчә балаларныкы”,– дип сүз тотты Лилия Хәйруллина. Җырчы еш кына якыннарына фотосурәтләр җыелган альбомнар да бүләк итә булып чыкты. “Кич утырып, төрле вакыйгаларны искә төшерү күңелле бит ул. Альбомнар карау берләштерә, дип тә өстисем килә, үзенчә бер рәхәт “вайб” өсти”,– дип заманчалаштырып әйтә җырчы.
“Мин бит хатын-кыз түгел, фотосурәтләргә еш төшәргә яратмыйм”,– дип елмая Илназар. “Сирәк төшәм фотога, телефонда да 5-6 гына фотосурәт саклана. Кирәк булганга гына төшәм – фотосетлар ясаганда гына. Иң яраткан фото ул гаиләм белән”,– дип бүлешә җырчы.
“Фотосурәтләргә аз да, күп тә төшмим, барысы да баланста. Ошаганнарын принтер аша чыгартып, альбомнарга тутырып куябыз, тик болай эшләү елдан-ел сирәгәя, кызганыч” – дип тезеп китте Наил Галиев. “Үзем теләмәгән җирдә яки җаныма хуш килеп бетмәгән кешеләр белән фотога төшмәүне кулайрак күрәм... Фотосурәттә янымда кемнәрдер бар икән, димәк, алар һәрберсе минем якын кешеләрем”,– дип елмая җырчы.
Ландыш Нигъмәтҗанова элеккеге фотосурәтләрне карап, шул вакытларга уйда гына булса да кайтып, гаилә белән вакыт уздырырга бик ярата. “Хәзер күбесенчә фотолар электрон форматта саклана. Альбомнарны күптән ясаткан юк шул. Ул бит озак вакытны ала: уңышлы фотоларны сайларга, чыгартырга, аннары аланы альбомнарга тутырырга кирәк. Әмма альбомнар ясап кую әйбәт гамәл барыбер дә”,– ди җырчы.
“Инде ничә ай гаилә белән фотосессиягә барып фотоларны яңартырбыз дип йөрибез, барып җитеп булмый. Әле бу тормыш иптәшем профессиональ фотограф була торып”,– дип шаярта яшь башкаручы Алмаз Зәкиев. Сүз уңаеннан, җырчы өйләрендә альбомнарны ясатып куюларын да искәртә, әмма күбесенчә фото-видеолар телефонда саклана, ди ул. “Фотоларны гаджетларда саклавы – зур “минус” дип уйлыйм, элек һәр мизгелне төшереп альбомга беркетеп бара идек. Аларны ачып, хатирәләрне яңарту барыбер икенче инде ул, ә телефондагы фотолар югалырга мөмкин”,– ди Алмаз.
“Фотога төшү безнең тормышыбызда даими күренеш. Концерттан соң да яраткан тамашачыларыбыз белән төшәбез бит инде”,– дип елмая Гүзәл Әхмәтова. “Иң яраткан фотосурәтем – балам, әнием һәм якыннарым белән. Альбомнарыбыз күп булмаса да, кораб формасында рамка бар безнең. Бирегә берничә фотоны урнаштырып була, гел үзгәртеп, карап торам шуны”,– дип бүлеште җырчы.
Раяз Фасыйхов фотосурәтләргә төшәргә яратмый, әмма башкаларны төшерергә ярата. “Табигать күренешләрен, гаиләмне, балаларны фотога төшерү бик ошый. Мин мәктәптә укыганда яшь фотографлар түгәрәгенә дә йөреп алган кеше. Элек пленкаларны фотога әйләндерү бик ошый иде”,– дип бүлешә җырчы. “Хәзер инде альбомнарны ясаган да юк. Компьютер, гаджетларга төяп куябыз. Ләкин альбомнарны мин карарга бик яратам. Дөрес фикер бирдегез әле, кызыклы фотосурәтләр бн альбомнар ясап куярга кирәк”,– дип илһамланды җырчы.
“Мин фотога төшәргә бик яратам, позировать итә дә беләм. Тик чыгартып, альбомга тутырырлык шәп фотолар бар, дип әйтә алмыйм”,– дип көлә Лилия Сабирова. Җырчының күңеленә якын фотосурәтләре исә ул үзе төшкәннәре түгел, ә кызы булганнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар