"Туган туган белән аралашмый торган сәбәп юк. Горурлыгыңны җиңеп, юл куярга кирәк. Мондый хәлләр эстрадада да була. 50не узып, 60ка таба барганда, гомерне дус-тату булып үткәрәсе иде", - ди Татарстанның халык артисты ИлСаф.
- ИлСаф, концертлар булмагач, артист кеше нинди акчага яши соң? Әллә берәр бизнесың бармы?
- Лифтлар белән бәйле кечкенә генә эшем бар. Карантин вакытында Мәскәүдәге бертуган абыем, туганнарым ярдәм итте. Без гаиләдә алты бала – иң олысы кыз, калганнарыбыз - малай. Кызганыч, бер энекәшебез юк. Әти һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә өндәде. Хәзерге заманда ярдәм итү түгел, туган булып калу да сирәк күренеш. Җомга вәгазьләрендә дә “иң зур гөнаһларның берсе – туганнарның аралашмавы” дигән сүзне еш ишетергә туры килә.
- Йорт салу белән дә мәшгуль идең. Ул нинди этапта, кайчан күченергә исәп?
- Быел бик эшләп булмады, шуңа күрә киләсе елда күченербез дип уйлыйм, Аллаһы боерса. Мунчасы әзер. Территориясе буенча ул Питрәч районына керә. Анда барсам, мин рәхәтләнеп ял итәм.
- Тормыш иптәшең Зилә – биюче. Ике иҗат кешесе гаиләдә ничек яши?
- Зилә 4-16 яшькә кадәрге балаларны төрле бию юнәлешләренә өйрәтә. Аның белән мөнәсәбәтләр карантин вакытында тагын да ныгыды. Үзем дә шаккаттым. Бергәләшеп өйдәге эшләрне эшләдек, бөтен темага аралашабыз. Гаиләдә дә бик җайлы, аңлый торган кеше ул.
- Беренче хатының Миләүшә белән аралашасыңмы?
- Әлбәттә, аралашабыз. Кызыбыз Энҗе белән бер йортта, ләкин төрле катта яшиләр. Мөнәсәбәтләр бик әйбәт, Аллага шөкер. Кыенлыклар туса, ярдәм итәргә тырышам.
- Балаларың ниләр белән шөгыльләнә? Ялгышмасам, төпчек улың да әтисе юлын сайламакчы.
- Улларыбыз Җәмил белән Аязга 14 һәм 6 яшь. Көн саен иртән торып физик күнегүләр ясыйбыз. Җәмил йөзү белән шөгыльләнә. Аязның исә җырларга теләге бар, аның белән сәхнәдә дә чыгыш ясыйбыз. Кызым Энҗенең баласы, оныгым Сәфинәгә 3 яшь тулды. Дәү әти ролендә булу җаваплы да, рәхәт тә.
Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан"ның алдагы чәршәмбе санында укырга мөмкин.
Эльвира ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар