Әйе! Узган атнада эстрадабызның тагын бер буйдагы "камыт киде". "Татар радиосы"ның алып баручысы, конферансьес Айваз Садыйровның никахы булды.
Кәләше егетнең якташы, Арча кызы - Алина Касыймова. Никахлары узган атнада булса, туй 13 октябрьгә планлаштырылган. Казанның иң зур рестораннарының берсендә узачак туйда бик күп артистлар катнашачагы мәгълүм. Никах мәҗлесендә дә алар күп булган: Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Илдар Әхмәтов, Илназ Гарипов, Ренат Галиәскәров һәм башкалар.
Яшьләргә ак юл телибез! Бер-берсенең кадерләрен белеп, матур итер гомер итәргә язсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар