16+

Иркә: "Бәхетле булачагыма ышандым..."

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Бар булган вакытымны балаларыма һәм иҗатыма багышлыйм. Вакытым калса, әнием янына кайтам", - ди ул.

Иркә: "Бәхетле булачагыма ышандым..."

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Бар булган вакытымны балаларыма һәм иҗатыма багышлыйм. Вакытым калса, әнием янына кайтам", - ди ул.

– Айсылуны социаль челтәрдәге сәхифәңдә еш күрәбез. Ул әби-бабай тәрбиясендә үскәнгә шундый акыллы, сабыр дип уйлыйсыңмы?

– 19 яшемдә әни булдым. Мин карьера төзегәндә, баламны әти-әнием карашты. Айсылуны 6 яшендә Казанга алып килдем. Әбисе белән бабасы тәрбияләнгә шундый акыллы, төпле фикерле дип уйлыйлар икән, мин риза. Минем өчен бу – горурлык. Айсылу әти мәхәббәтен беренче елларда әтидән алды. Аның фикерләү рәвеше дә әтинеке. Айсылу кайвакыт мине дә уздыра. Концертлардан соң туйганчы йокларга, теләгән ризыгымны ашарга, беркем белән дә сөйләшмәскә яратам. Ә Айсылу моңа бик юл куймый, мине гел хәрәкәттә тота. Артур өйдә булмагач, акчаны да Айсылу контрольдә тота. Мең тапкыр уйлый, аннан соң гына карар кабул итә. Саран түгел, әмма акчаның кадерен белә. Хәзерге вакытта Айсылу КФУның туризм бүлегендә белем ала.

– Беренче никахың уңышсыз булганнан соң, икенче тапкыр кияүгә чыгарга курыкмадыңмы? 

– Юк, бәхетле булачагыма ышандым. Танышларым арасында 2-3 бала белән дә уңышлы гына икенче тапкыр кияүгә чыгучылар бар. Артур ярты ел тирәсе артымнан йөрле дә, гаилә кордык. Ул миннән 4 яшькә кечерәк, бер тапкыр да өйләнмәгән. Шул сәбәпле генә бераз курку хисе булды. Әмма ул мине бик ярата, мине яратмыйча мөмкин түгел бит (көлә). Ир белән хатын булып яши башлавыбызга 12 ел. Ул бик әйбәт ир һәм әти. Айсылуга да терәк булды. 

– Артурның махсус хәрби операциягә китүен ничек кабул иттең? Үзе теләп киттеме?

– Артурга ике тапкыр повестка килде. Анда китер дип башыма да килмәде. Төне буе йокламыйча, кайнар ноктага китүнең плюс һәм минус якларын язган. Плюслары күп иде. “Танышларың аша мине калдырырга тырышсаң, мин түбәнсенәчәкмен. Егетләр сугышта була торып, монда тыныч күңел белән яши алмыйм. Кызларым да миңа: “Башка балаларның әтиләре сугышта, ә син ник бармадың?” диячәк. Шуңа күрә минем карар белән килеш, зинһар. Мин һичшиксез өйгә әйләнеп кайтачакмын”, - диде. Мине урамда танып алып, “минем улым да шунда” дип кочаклап елыйлар. Мин дә аларга кушылып елый алам, әмма күңелләрен күтәреп, йөзләрендә елмаю барлыкка килмичә җибәрмим. Бүгенге көнгә кадәр Артурның бер тапкыр да зарланганы булмады. Артур – бик гадел кеше, алдауны, гайбәтне яратмый. Янымда гайбәт сөйләүчеләрне күрсә дә, “алар белән аралашма” ди. 

– Артур ялга кайткач, анда үзгәрешләр сиздеңме?

– Карашы үзгәргән. Беркатлы түгел. Әз генә салкынлык та бар. Бәлки бу вакытлычадыр. Кырыслыгы арткан, ике тапкыр сөйләргә яратмый. Соңгы тапкыр апрельдә кайткан иде, хәзер сентябрьдә көтәбез. Озатканда бик авыр. Балалар бик сагына, кайвакыт елап та алалар.

– Кызларың Әминә белән Сөембикә бик күрсәтмисең...

– Әлегә аларны социаль челтәргә бик чыгармыйм, әтиләре рөхсәт итми. Яшь аермалары – 1,5 яшь, акыллы, зиһенле балалар. Әминә мәктәп лагерендә ял иткәндә, Сөембикә әбисе янында авылда булды. Ул – чын авыл кызы, авылны бик ярата. Артурның әнисе белән Иссык-Кульдә ял итеп кайттылар. Әтиләре өйдә булмагач, кызларга игътибарны күбрәк бирергә тырышам. Әни әйтә: “Кечкенә вакытың копия Сөембикә”, - ди. Сабыр, тыныч. Әминә – бүгенге көндәге Иркә. Усаллыгы да бар, үткен, бөтен җирдә лидер. Киемгә бик таләпчән, зәвыгы бар.

– Өйдә нинди хуҗабикә син?

– Әгәр мин өй җыештырырга тотынам икән, бөтен дөньяны кузгатам, җиһазларны күчерәм. Айга бер шулай җыештырам. Ә көндәлек өй эшләре өч кыз арасында үзара бүленгән. Ашарга үзем пешерәм, нәрсә сорасалар, шуны пешерә алам. Камыр ризыкларын балалар булганда гына әзерлим, чөнки камыр ашлары тазарта. Айсылу да бик тәмле пешерә. 

– Төркемдәге егетләрең турында гел җылы сүзләр әйтәсең...

– Аларның һәркайсы аерым шәхес. Егетләрдән аерым ашаганым юк, аерым машинада йөрмим. Гел күз алдымда алар. Гитарист Александр университетта укыта. Барабандагы егет Наил элегрәк продюсер булып эшләде. Фидаил - уң кулым, бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз. Баянчы Илфар - бик акыллы, күптән түгел дингә кереп китте. Яшь егетебез Рәдиф - безнең авыл егете, аны 7нче сыйныфтан карап үстердем. Бер ел эчендә фатир алды, машинасын алыштырды, өйләнде, хәзер бәби көтәләр. Бас гитарадагы Марсель - саксофонда уйнаучы Биктимернең абыйсы. Егетләрем бик талантлы!

– Хатыннары белән аралашасыңмы? Көнләшмиләрме?

– Ике-өч айга бер тапкыр хатыннарын җыеп, чәй эчәбез, аралашабыз. Алар миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Миңа көндәшкә караган кебек карамыйлар, көнчелек юк. Киресенчә, ирләрен тыныч күңел белән җибәрәләр. Балалары да мине ярата, берсенең баласы миңа хәтта "әни" дип әйтә.

– Көн дә тере тавышка концерт кую – күп көч таләп итә. Бервакыт Себердә сәламәтлегең аркасында күңелсез хәл дә булды бит әле?

– Аена 10-15 концерт куябыз. Шуннан артыгын эшли алмыйм, чөнки без тере тавышка җырлыйбыз. Гастрольдә төрле хәлләр була. Бервакыт Себер якларында бик нык чирләп үлемнән калдым. Һәм шул ук шәһәрдә Рәдифнең сукыр эчәгесенә операция булды. Быел Уфадагы концертны хәлсезләнеп көч-хәл белән куеп чыктым. Бик авыр булды. Концерттан соң тиз арада “ашыгыч” ярдәм чакырттылар, система куйдылар, укол ясадылар.

– Дусларың бармы? 

– Бар, әмма дуслык – зур хезмәт, ул бик күп вакытны ала. Ирем сугышта, өч балам, ипотекам бар. Бар булган вакытымны балаларыма һәм иҗатыма багышлыйм. Вакытым калса, әнием янына кайтам. Әгәр бөтен вакытымны дусларыма бирсәм, бу дөрес булмаячак. Мин якыннарыма бик кирәк. Вакытында алар миңа терәк булды.

– Элек син текә идең. Хәзер алай түгел бугай?

– Заманында текә машиналарда йөрү дә текә булуга керә иде. Мин дә кешедә булмаганда ук чит ил машинасында җилдердем. Ресторандагы иң кыйммәтле диңгез ризыкларын да ашадым. Чит илләрдә дә күп йөрдем. Ул "чир" белән авырып алдым. Кеше үзгәрми, диләр. Үзгәрә! Хәзер мин акча мәсьәләсендә бик тыйнак. Безнең гаиләдә ике машина, икесе дә ун еллык. Икесе дә эш өчен кирәк.

– Бозым-сихергә ышанасыңмы?

– Бардыр дип уйлыйм. Тәһарәт белән йөрсәң, тәсбих тартсаң, Аллаһы Тәгаләгә ышансаң, мәчеткә барсаң, белгәнеңне укысаң, бернәрсә дә булмаячак. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

32

2

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Иркэнен ижатын бик яратам

    Мөһим

    loading