16+

«Казан егетләре»: «Продюсерлы артист – әтиле бала кебек инде ул»

"Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында "Казан егетләре"нең хәл-әхвәлләрен белештек.

«Казан егетләре»: «Продюсерлы артист – әтиле бала кебек инде ул»

"Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсе кысаларында "Казан егетләре"нең хәл-әхвәлләрен белештек.

- Егетләр,кайсы якларда йөрисез?
- Бүгенгә Башкортостанда. Уналты көнгә дип чыгып киттек.

- Халык йөриме соң концертларыгызга?
- Аллага шөкер-заллар тулы яки тулы диярлек. Күп җирдә: "Тагын килегез әле!" дип калалар.

- Быелгы программагызга кызлар да алгансыз икән?
- Әйе, биючеләребез дә бар. Ике сәгатьтән артык дәвам итә торган программа бер сулышта карала.

- Яңа җырлар бармы?
- Программада популяр җырларыбыз да, өр-яңалары да күп.

- Сезнең икегез өйләнгән (Илнат белән Фәнил), ә Айдар һаман буйдак - аңа җиңелрәктер. Айлар буе кайтып кермәгәнегезгә хатыннарыгыз ничегрәк карый?
- Аңлыйлар инде алар. Үзебез дә сагынабыз. Әле ярый телефон бар - гаиләбез белән гел элемтәдә торабыз. Ир-ат - эшләргә тиеш. Гастрольләрдә йөрү беренче карауга гына җиңел эш кебек - чынлыкта шактый ялкыта.

- Сез продюсер белән эшлисез.(төркемнең продюсеры Рафаэль Мәҗитов). Аның уңайлы яки уңайсыз яклары?
- Продюсерлы артист - әтиле бала кебек инде ул. Ходайга шөкер - без ятим түгел. Шуннан үзегез аңлагыз инде.

- Өчәү җырлыйсыз, юлларда да гел бергә, сүзгә килмисезме?
- Юк.Ул яктан безнең барысы да яхшы.

- Чыгышларыгызга кемнәр күбрәк килә?
- Төрлесе бар тамашачының. Кызлар да күп, өлкәннәр дә. Бигрәк тә әбиләр ярата инде безне (көләләр).

-Уңышлар сезгә, егетләр, исән-имин йөрегез!
-Рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading