Радик Шәрәфиев “Казан егетләре” төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан. “Казан егетләре” төркеме экс-солисты зур сәхнәгә юлын Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә гитарист буларак башлап җибәргән иде. Радик күп кенә эстрада йолдызлары өчен көйләр дә иҗат итә.
– Фирдүс Тямаев белән күптән, “Казан егетләре”нә кергәнче үк, хезмәттәшлек итә идек. Фирдүс абый миңа бертуган энекәшенә кебек карый, минем өчен дә ул бик якын кеше, аңа хөрмәтем зур! Фирдүс Тямаевка эшкә кергәнемә үкенмим, бу - зур мәктәп! Урысча әйтсәк: “Учимся у лучших, чтобы стать еще лучше!”
– Фирдүс Тямаев төркемендә үзеңне финанс яктан тотрыклырак хис итәсеңме?
– Эш акчада гына түгел, мин бу адымны озак уйлап йөрдем. “Казан егетләре”ндә эшләгәндә, минем иҗат, хыяллар, аудиториягә туры килеп бетмәгәнен аңладым. Һәр кешенең сайлау мөмкинлеге булгач, якыннарым, әти-әниемнең киңәшләренә таянып, үз юлымны башларга булдым.
– Солисттан гитаристка кире кайттың, үзеңдә үсеш сизәсеңме?
– Бу - киләчәктә ике адым алга атлау өчен бер адым артка чигенү. Гитарист буларак минем инде тәҗрибәм бар иде, шуңа бу минем өчен яңалык түгел. Хәзер инде яңа җырлар өстендә эшлим, бик күп җырлар яздым, Аллаһы боерса, ул җырлар үз тамашачысын табыр дип ышанам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар