Җырчы Ләйсән Сөнәгатова социаль челтәрләрнең берсендә: “Ниһаять, без җиңдек”, - дигән язу белән суд бусагасыннан фотосурәт урнаштырды. Баксаң, Ләйсән торак милекчеләре ширкәте башлыгы да икән. Ә суд юлына аны фатир мәсьәләләре илткән.
- Бу тарихның башы 2013 елга ук барып тоташа. Без шул елны күпфатирлы йортыбызга күчендек. 7 ел бер көйгә яшәп яттык. Әмма төзелеш вакытында киткән хаталар үзләре турында бик тиз белгертте. Бу җитешсезлекләрне идарә итүче компания төзүче биргән иминият хисабына төзәтер дип ышандык. Күп тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма эш сузылды. Проблемалар бар, ләкин алар хәл ителми. Без бу битарафлыктан туйдык, шуңа күрә йортыбызда яшәүчеләр белән җыелып, идарә итү компаниясе белән килешүне өзәргә булдык. Торак милекчеләр ширкәте төзеп, барысын да рәсмиләштереп йөргән вакытта идарә компаниясеннән “сәлам” хаты килде. Идарә итү компаниясе безне торак булмаган биналарга контрактны өзү турында алдан хәбәр итмәгән өчен судка биргән. Гәрчә, ул торак булмаган бинада бернәрсә дә урнашмаган иде. Без судка барып, барысын да законлы рәвештә расладык. Бу утырышны җиңеп чыктык. Бар коммуналь хезмәтләргә дә торак милекчеләре ширкәте төзү турында рәсми хатлар җибәрдек. 2020 елның март аенда идарә итү компаниясенә барып калган документларны алырга килдек. Рәсми кәгазьләрнең бер өлешен безгә тапшырып бетермәделәр, аннан пандемия башланды. Бу документлар “эзсез” югалды инде.
Күзне йомып, торак мәсьәләсендә чиста битне башлап эшләп җибәргән идек. Гел көтмәгәндә безгә тагын хат килде. Вахта бүлмәсе, идән юучы бүлмәсе кебек уртак куллануда булган бүлмәләр беренче этажда урнашкан коммерция белән шөгыльләнүче оешмалар кулында икән. Бу, гомумән, мөмкин әйбер түгел. Безнең янгын куркынычсызлыгы буенча җиһазлар да шул бүлмәләрдә тора бит. Ә монда эшмәкәрләр, ничектер уртак куллануда булган бүлмәне дә сатып алган. Бу тагын идарә итү компаниясе җибәргән хата инде. Йорт җыелышы үткәреп, бу бүлмәләрне сатып алу хаклы түгел дигән протокол төзедек. Беренче этажда урнашкан кибетләр бездән уртак бүлмәләрне бушатырга сорады. Шул ук вакытта алар йортны карау өчен дә акча түләмәде. Кыскасы, аларның миллион сумга якын бурычы җыелды. Без аларны судка бирдек. Ә идарә итү компаниясе, киресенчә, безне судка биргән. Имеш, без вахта һәм җыештыру җиһазлары торган бүлмәне законсыз рәвештә арендага алганбыз. Бездән миллион сумнан артык компенсация түләтергә җыеналар. Суд юлында йөрүләр 2 елга диярлек сузылды. Ялгышмасам, 10 утырыш булды. Менә шундый озын, урау юллар үтеп, ниһаять, вахта һәм җыештыру җиһазлары торган бүлмәләрне уртак милек итеп таныдылар.
- Суд юлында йөреп, үзегез дә юрист кебек сөйләшә башлагансыз инде. Бу кыенлыклар үзен акладымы соң? Хәзер үзегезнең аерым йортыгыз да бар.
- Бу эшне башлаганда үз йортым юк иде әле. Без күпфатирлы йортта яшәдек. Яңа йортның шундый начар хәлдә булуы сәер тоелды. Әлбәттә, үземнең яшәгән йортымны яхшы якка үзгәртәсем килде. Йортыбызда подъезд ишекләребез дә тартып ачыла торганга әйләнгән иде инде. Ишек өстенә ишек әле җитмәсә. Без идарә итү компаниясеннән баш тарткач ук, шушы ишекләрне алып атып, акча җыешып, яңа сыйфатлы ишекләр куйдык. Бу шәхси куркынычсызлык чарасы да бит.
- Суд аша җиңгән бүлмәләрне нишләтәсез?
- Ул бүлмәләрдә, әйтеп үткәнемчә, йортның янгын куркынычсызлыгы системалары урнашкан, башка вак-төяк җиһазлар. Шул бүлмәләрнең берсендә кечкенә генә офис ясарга иде. 5 ел эчендә безнең фатирда торак милекчеләре ширкәтенең документлары аерым бер шкафка җыелды инде. Ул кәгазьләрнең очы-кырые юк, шуңа күрә аларны уртак бүлмәләрнең берсенә күчерәсе килә. Әлбәттә, торак хуҗаларының сораулары туган очракта да, утырып сөйләшергә урын кирәк.
- Бөтенләй башка яктан ачылдыгыз, Ләйсән. Мондый эшне башкару өчен никадәр түземлек кирәк...
- Дөрес, җиңел эш түгел. Йортыңны, эшеңне бик яратырга кирәк. 5 ел эчендә үзем өчен күп нәрсәне яңадан ачтым. 160 фатирлы кечкенә генә бер йортның да никадәр проблемасы бар икән бит. Күпчелек күршеләр ихтирам белән карый, ә кайберләре инде, киресенчә, яман ягымны эзләргә тырышалар. Бу әйбергә дә исем китми. Әти: “Кешенекен алма, үзеңнекен бирмә”, - дип өйрәтте. Бар яктан вөҗданым чиста. Шаккатам инде. Идарә итү компаниясе бер проблеманы да хәл итмәгәндә, сүз әйтүче булмады. Торак мәсьәләсе буенча проблемалар хәл ителә башлагач, кайбер күршеләр мине тикшерергә кушып, полициягә гаризалар язды хәтта.
Барысына да ачык җавап бирдем, чөнки яшерер әйберем юк. Кешене сәбәпсез генә кыерсытырга ярамый. Дөнья түгәрәк бит ул, шуңа чиста күңелле булып калырга кирәк. Бу эштән әлегә баш тартасым килми. Әле ремонт кирәк җирләребез бар. Хәзер йорт кире идарә итү компаниясе кулына калса, тагын 5-6 ел бернәрсә дә үзгәрмәячәге көн кебек ачык. Үз йортыбызны төзеп чыксак та, әлегә фатир эшен калдырып булмый. Йортны да ипотека программасы буенча алдык. Айрат та, мин дә үз тырышлыгыбыз белән икешәр эштә эшләп тапкан мал бу. Мин Казан шәһәр филармониясендә дә эшлим әле. Үзебезнең хыялларыбызны чынга ашыру өчен тырышабыз. Беркайчан зарланганыбыз юк, акча җитми икән, тагын бер эш табасың инде. Тырышкан табар диләр бит. Кызыбыз Ралина да быел 11 нче сыйныфны тәмамлый, имтиханнарга әзерләнә. Эшебез күп, Аллаһка шөкер. Бу тарих, бәлки, кемгәдер ярдәм итәр. Һәммәбезгә Аллаһ ярдәм бирсен!
Элек шулай иде...

Хәзер шулай
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
3
0
Вот ужэт бу лэйсэн. Молодец
0
0