16+

Лилия Биктимерова: «Гөлназ энекәше тууын теләмәгән иде»

Бу - уникаль гаилә. Анда һәркайсы җырчы, һәркайсы танылган шәхес. Башкортстанда «Лилия Биктимерованың кызы Гөлназ» дип сөйләшсәләр, Татарстанда: «Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова», - диләр.

Лилия Биктимерова:  «Гөлназ энекәше тууын теләмәгән иде»

Бу - уникаль гаилә. Анда һәркайсы җырчы, һәркайсы танылган шәхес. Башкортстанда «Лилия Биктимерованың кызы Гөлназ» дип сөйләшсәләр, Татарстанда: «Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова», - диләр.

- Хәерле көн, ничек хәлләрегез?

- Бар да яхшы. Иртәгә Төркиягә китәргә җыенабыз, калган эшләрне бетереп китик дип, мәш киләбез әле.

- Кәрим улыгыз да Инстаграм челтәрендә популярлашып килә...

- Əйе, сәүдә үзәкләренә чыксак та, аны танып алалар. Үскәч артист булам ди инде. 1 яшь тә 8 айда әтисенең юбилей концертында сәхнәгә чыккан иде, шунда дебюты булды. Хәзер үсә, бераз ояла башлады. Əмма яңа концерт сезонында әтисе белән «Мәдинә»не җырлыйм дип тора.

Яраткан җырчылары - Əнвәр Нургалиев белән Радик Юлъякшин. Гел шуларны тыңлап, гел аларның җырларын җырлап йөри.

- Барыбызга да мәгълүм: моныңчы Гөлназ белән Радик очрашып йөргәннәр иде...

- Əйе, бернигә карамастан, без яхшы мөнәсәбәтләрдә. Аны бала чагыннан ук беләбез, бик яратабыз. Ул саф күңелле кеше, аны яратмаслык түгел. Безнең гаилә өчен ул бик якын.

- Гөлназ быел Казанга күчеп китте. Аның өчен борчыласызмы? Контрольдә тотасызмы?

- Əйе, Казанда тормыш кайный дип, күченгәненә шат. Əмма үзе тагы Уфага килгәч: «Башкортстанда шундый рәхәт», - ди. Сагынадыр инде балакай. Өйгә кайтып кереп, Кәрим энесен күреп елый башлый, «Апам, мин сине сагынам!» - дип, анысы да еларга тотына.

Башта энекәше тууын теләмәгән иде, эгоистрак булды. Янәсе, аңа игътибар әзрәк булыр дип борчылды. Ə хәзер алар арасында шундый аңлатып бетерә алмаган мәхәббәт. Елый-елый очрашалар, елый-елый саубуллашалар...

Контрольдә тоту буенча - юк, ул бит инде 16-17 яшенән үзе генә яшәп карады. «Порошокларның, дөге ярмаларының бәяләре бигрәк кыйммәт икән», - дип кире кайтты. Аннан тотынды экономить итәргә. «Артыгыздан утыгызны сүндереп йөрегез», - дип һәр тиенне саный иде (көлә).

- Тагы да берәр бәби алып кайтасыгыз килмиме?

- Башта Фәдис теләгән иде, мин юк дидем, хәзер киресенчә. Гөлназга: «Кыз алып кайтам, сердәшче булыр сиңа», - дим. Ул көлеп: «Миңа бала кебек бит инде ул, нинди сердәшче», - ди.

Кәрим - озак көтеп алган балабыз. 12 ел көттек бит! Инде булмый дигәндә, Ходай Тәгалә зур бәхет җибәрде. Исән-сау үстерергә язсын!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

30

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Исанмесез.Мин сезне Инстаграм селтаренан карап барам.Карим биграк матур hам кызык малай.Сез Фадис Ганиев менан пар килгансез,куз гена тимасен..Мин сезне алай бигракта простой ,узегез кунеллесез тип уйламайгайным.Рахатланем коласез.Сез колганда минда кушылып колам кайсы вакытта.Карап баргас инстаграм дан сез айбат хатык кеше,ана,йырсы.Баларыгызга айбат тарбиа биргансез.Инстаграмда матур,кунел га инеп кера торган йыр тынланы "А hин йаша!" тиган,илап та алдым.Эй афарин беззен йырсылар сезнен алдыгызда баш эйам,кыйын вакытта шундай матур йыр ойошторганhыгыз.Рахмат.Афарин.???♥️

    Мөһим

    loading