16+

Лилия Муллагалиева: "Мине ничек бар, шулай яратсыннар"

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Дубайда ял итеп кайтты. Лилия белән чит илгә нинди акчага баруы, диңгез буенда купальниктан төшкән фотосы һәм башкалар турында сөйләштек.

Лилия Муллагалиева: "Мине ничек бар, шулай яратсыннар"

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Дубайда ял итеп кайтты. Лилия белән чит илгә нинди акчага баруы, диңгез буенда купальниктан төшкән фотосы һәм башкалар турында сөйләштек.

- Лилия, Дубайга нинди уңайдан бардың? 

- Мин эшли торган компания ("челтәрле" бизнес - авт.) "йолдыз" квалификациясен япкан менеджерларны Дубайга алып барды. Күптән ял итәргә барасым килә иде. Бик әйбәт мөмкинлек булды. 

- Ял компания хисабына оештырылдымы? 

- Юк. Ләкин компания биргән хезмәт хакына бардык. Әлбәттә, анда бару-бармау - һәркемнең үз ихтыярында. Кемдер аннан кергән акчаны йорт төзүгә яки башкага тота. Мин исә ял итеп кайтырга булдым. Татарстаннан һәм Башкортстаннан 15 кеше бардык. 

- Сезнең компаниядә эшләүчеләр Инстаграмга айлык хезмәт хакларын урнаштыра. Син аена күпме акча эшлисең? 

- Төрлечә була. 67, 58, 77 мең сум. Ничек эшләүгә карап. Кайвакыт ул акча тотыла башлый, шуңа күрә ай саен Инстаграмга куймыйм. Гомумән, мин бу бизнеска соң килдем. Башка эшләрем дә күп булгач, 100 процент бирелеп эшләп китә алмыйм. Әле өйрәнәсе, шомартасы яклар күп. Башкаларга эшләргә стимул булсын өчен, үзем белән эшләүче менеджерларның да хезмәт хакларын куям. 

- Үзең белән эшләүчеләрне чит илгә алып барырга уйлыйсың икән? 

- Әйе. Үземдә эшләүче менеджерларга сюрприз ясарга телим. Август аенда үз "йолдызларымны" чит илгә алып бару теләге бар. Чит илгә бару - кемнеңдер зур хыялы. Гомерендә бер тапкыр да самолетта очмаучылар да бар бит. Юлламаның 50 процентын үзем түлиячәкмен. 

- Ни өчен Дубайга үзең белән кызыңны гына алдың? 

- Узган ел Кытайга Ильяс белән Илһамны алып барган идем. Ильвина сәламәтлеге аркасында бара алмады. Ул вакытта моңсуланып калганы күңелдә калды. Шуңа бу юлы аны үзем белән алдым. Бер атна ял бер сәгать кебек үтте дә китте. Бик күп экскурсияләрдә булдык. Рәхәтләнеп ял иттек. 

- Диңгез буенда купальниктан төшкән фотосурәтең буенча төрле фикерләр язылды... 

- Төрле кешедә төрле фикер. Бу ситуациядән махсус файдаланучылар да бар. Тискәре фикер язучыларның аккаунтларында булса, бер фото була яки бөтенләй юк. Андый аккаунтлар махсус ачылган дигән фикер калдыра. Мин аларга игътибар итмәскә тырышам. Ә инде ачуны китерсәләр, блокка куям. Ләкин яклап язучылар күбрәк. Фотога килгәндә, мин аны аек акыл белән куям, моның өчен үзем җавап тотам. "Син ул фотоңны алып атасыңмы, юкмы?" - дип өйрәтүчеләр дә бар. Мине ничек бар, шулай яратсыннар. "Челтәрле" бизнеска керүемне дә хупламаучылар булды. Сатаммы мин, җырлыйммы, биимме, ябыкмы яки тазамы - нинди бар, шулай кабул итсеннәр. Әгәр кеше бүген ошамый икән, иртәгә аңа карата фикер үзгәрергә мөмкин. Әйтик, беркөнне бер журналист белән аралашканнан соң, ул миңа: "Мин сезне элек өнәп бетерми идем, сез бөтенләй башка икән бит", - дип хәтта гафу үтенде. 

- Мондый фотолардан соң, берәү сиңа "иремне бозасың" дип язган иде... 

- Әйе, ул смс директка килде. Көнләшүме бу? Белмим... Бер хатын: "Сине минем ирем карый, иремне бозасың", - дип язды. Минем ирем дә башка хатын-кызларның фотоларын карый. Бу - һәркемнең шәхси эше. Минемчә, акыллы хатын мондый смс язудан тыелып калырга тиеш. 

- "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый фонды әгъзасы икәнеңне беләм. Фондка нинди максат белән кердең? 

- Бу фонд - иҗтимагый оешма, ул акча түләми. Мин анда күңел өчен кердем. Күптән түгел фонд директоры Миләүшә Хафизовна белән Ульяновскта узган түгәрәк өстәлгә бардык. Андагы филиалга 10 ел тулды. Минемчә, кеше иҗтимагый чараларда катнашырга тиеш. Кооператив техникумында оештырылган шәҗәрә бәйгесенә чакырдылар, анда жюрида булачакмын. 

- Лилия, тагын нинди планнар белән янып йөрисең? 

- Балалар өчен күп кенә җырлар язылды. Шуларны бер китапка тупларга исәп. Татар телендә балалар өчен җырлар күбрәк булсын иде.

Эльвира ШАКИРОВА

Редакциянең язма рөхсәтеннән башка материалларны

күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда,

басманың исемен күрсәтү мәҗбүри.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading