16+

Луиза Закирова: “ТНВ булмаса да, бер дә югалып калмаячакмын»

Телевизор караучылар аны “Яшьләр тукталышы”, “Манзара”, “Таяну ноктасы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша белә.

Луиза Закирова: “ТНВ булмаса да, бер дә югалып калмаячакмын»

Телевизор караучылар аны “Яшьләр тукталышы”, “Манзара”, “Таяну ноктасы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша белә.

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Луиза Закирова белән хезмәт һәм шәхси тормыш турында әңгәмә кордык. 
Ул – үз фикерен әйтергә курыкмаучы, ихлас, гадел кеше. Язмыш та аны күп тапкыр сынаган икән. 

– Бик күп еллар телевидениедә хезмәт куясыз. Башка җирдә эшли алыр идегезме?
– Рус газеталарында да эшләдем. ТНВда хезмәт юлымны “Яшьләр тукталышы” тапшыруыннан башладым. ТНВ икенче йортым кебек, анда барысы шундый якын, җылы. Бу, чыннан да, минем мохитем. Эшкә теләп барам, үземне бик бәхетле дип саныйм. Беркемне дә үпкәләтәсем килми, тик рус редакцияләрендә эшләгән вакытта үземне ялгыз хис иттем. Анда көндәшлек көчле. ТНВ булмаса да, бер дә югалып калмаячакмын. Без төрле кешеләр белән элемтә булдыра алабыз, тормыш тәҗрибәбез зур, стресс ситуацияләрендә дә еш булабыз. Эштән китсәк тә, икенче көнне үк яхшы урынга урнашачакбыз. ТНВда рәхәт булмаса, эшләмәс идем. Акча өчен генә килгән кешеләр монда озак тоткарланмый.

– Бик күп тапшыруларда эшләдегез. Кайсында эшләү иң кыены?
– Бөтен тапшыруның үз кыенлыгы бар. Эшебез кеше факторына бик нык бәйле. Чакырган кунагыңның вакытында килүе мөһим. “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруына кешеләр эзләү кыенрак булды. Урамга чыгып, кеше эзләп йөрү дә баштан узды. 
“Таяну ноктасы”нда да авырлыклар туа. Шәһәр кызы булгач, эшли башлаган гына вакытларымда авыл хуҗалыгы темасы кыен тоелды. Дөресен генә әйткәндә, бодай белән арышны да аера алмый идем. Бу темага әзерлек тә күп вакыт алды. Ә хәзер авыл хуҗалыгы темасын су кебек эчәм. Барысы да тәҗрибә белән килә. 

– Эштән арыган вакытлар булдымы?
– Телевидениедә мине беренче тапкыр елатучы Алмаз Гәрәев булды. “Манзара” тапшыруында аның белән бергә эшләдек. Ул бик таләпчән, төгәл кеше. Бер тапкыр соңга калдым. Алмаз тапшыру буена шул хатага төрттереп чыкты. Әнигә шалтыраттым: “Мин аның белән эшли алмыйм. Артык сүз әйтсәм, чәчрәп чыга”, – дип еладым. Биш тапшыру узганнан соң, вакытында килә башладым. Мине дисциплинага нәкъ Алмаз өйрәтте. Без аның шундый нык дуслаштык. Хәзер дә бер-беребезне бик якын күрәбез. Төрттереп әйтүләребез калды, тик бу уен-көлке өчен генә иде. Тапшыруга сценарийны да үзем яздым. Тамашачыларга карарга кызыграк булсын дип тырыштык. 

– “Таяну ноктасы”нда еш кына бәхәсләр туа. Кунакларны ничек сайлыйсыз?
– Кайбер кунакларыбызның нәрсә әйтәчәген дә алдан беләбез. Фәндәс абый Сафиуллин тапшыруларыбызда еш катнаша иде, урыны оҗмахта булсын. Аның: “Милли университет кирәк”, – дигән фикерен ятлап бетердек. Тапшыруга каршылыклы фикер йөртүчеләрне дә чакырабыз. Киресен сөйләүче булмаса, программаның мәгънәсе калмый. Тапшыруны зур команда әзерли. 

– Телевидениенең асылы – бергә эшләү. Тапшыруларны бергә алып барган кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
– “Таяну ноктасы”нда Альберт белән бер ел эшләдем. Бик җитди кеше булса да, искиткеч ихлас, юмарт ул. Альберт китәсен белгәч, борчылып та йөрдем. Аның проектлары күп, бөтен көчен шунда юнәлтте. Альберт үпкәләп китмәде. Айваз белән эшли башлагач та, матур сүзләр, теләкләр әйтте. Альбертны бик нык хөрмәт итәм. Ул – гыйлемле, көчле шәхес. Айваз Садыйровны телевидениегә мин алып килдем. Ул – чибәр, зәвыклы, татарча камил сөйләшүче, тәҗрибәле журналист. Кирәк вакытта үзем дә усал була беләм.

– Усаллыгыгыз нәрсәдә чагыла?
– Беркемне дә сәбәпсез үпкәләтмим. Әмма миңа кадерле булган кешеләргә сүз әйтсәләр, тешләремне күрсәтәм. Үземнең сүземне бирмим. Әнием дә гомер буе нәрсә генә әйтсәләр дә сабыр итте: “Кызым, дәшмә инде”, – дип кабатлады. Ничек эшләсәң хәерле буласын белмим. Бер яктан, дәшми калсаң, тынычлап йоклыйсың. Ә икенче яктан, әйтсәң, рәхәт булып китә, аннары гына уйлана башлыйсың.

Дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 13 октябрь санында укый аласыз
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Шундый чибәр кыз бу. Матур итеп сойлэшэ, жаваплары матур

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бик ошый безнен гаилэбезгэ алып баручы Луиза Закирова, анын тапшыруларын котеп алабыз. Узе матур, узе тыйнак, узе тэмле телле, акыллы, куз тимэсен! Татар кызы эталоны ул, Луиза!

      • аватар Без имени

        2

        0

        Шундый матур кеше шундый тиран акыллы була ала мени, дип уйлыйсын, очрашкач, Луиза Закирова белэн!

        Мөһим

        loading