16+

Ләйсән Мәхмүтова нигә Камал театры диванында аунап яткан?

- Әллә ни яңалыклар юк. Барыбыз да исән-сау. Саулыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын 29 февральдә аңладым.

Ләйсән Мәхмүтова нигә Камал театры диванында аунап яткан?

- Әллә ни яңалыклар юк. Барыбыз да исән-сау. Саулыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын 29 февральдә аңладым.

Ул көнне "Казан" бию төркеме белән бер номерда чыгыш ясарга тиеш идем. Иртәнге 10нар тирәсендә кинәт хәлем начарайды. Башта ашказаны авыртты, соңрак авырту эчкә төште, салкын тир бәреп чыкты. Көндезге бердә Камал театрында "генераль репетиция". Үз хәлемне үзем генә белеп, шунда киттем. Нинди дару эчәргә дә белмим. Кай җирем авыртуы да аңлашылмый. Көчкә барып җитеп, театр диванына аудым. Шулай ике сәгать чамасы узды. Кан басымыннан да дару бирделәр. Эчтә нидер чәнчи. Ашыгыч ярдәм чакыртырга куркам. Әле сәхнәгә чыгып та күренгән юк. Килсәләр, алып китәләр иде инде. Сеңлем Чулпанны да (Чулпан Закирова - "Казан" бию төркеменең сәнгать җитәкчесе, Ләйсәннең туганнан-туган сеңлесе) кыен хәлгә куясы килми.

Бер атна буе репетицияләр ясап әзерләндек, ул үзе дә соңгы атнада температура белән авырып йөрде. Чарасызлыктан үксеп еладым. Ходайга ялвардым. Аллага шөкер, кичкә таба хәлем җиңеләйде. Бөтен көчемне җыеп, сәхнәдә җырлап-сикереп кердем. Халыкка ошады дип уйлыйм, алкышларны яудырдылар гына. Әмма эчтә чәнчү бетмәгәч, төнлә ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә киттем. Чөнки ни икәнен кем белә, алда тагын ике көн концерт бар бит. Анализлар тапшыргач, "угроза аппендицита" дигән диагноз куйдылар. Палата әзерли башладылар. "Зинһар җибәрегез, ике көн чыгыш ясыйсы бар", - дип, ялварып кайтып киттем. Хәзер көлке. Сикергән вакытта сукыр эчәгең шартласа, Алла сакласын! Менә хәзер "аппендицит"ка юллама көтеп ятам, - ди Ләйсән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading