16+

Ләйсән Мәхмүтова: "Могҗиза көтәм"

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова ел саен диңгезгә җыенуы һәм планнары чынга ашмавы турында сөйләде. "Быел чынга ашар дип ышанам", - ди җырчы.

Ләйсән Мәхмүтова: "Могҗиза көтәм"

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова ел саен диңгезгә җыенуы һәм планнары чынга ашмавы турында сөйләде. "Быел чынга ашар дип ышанам", - ди җырчы.

“Артист өчен җәй ул – Сабан туйлары чоры. Безнең алар Әстерханнан башланды. Сабан туйлары әле төрле шәһәрләрдә һәм авылларда булачак. Су коенасым килә. Гомумән, йөзергә бик яратам. Җиләкләр җыеп булырмы быел, белмим. Ел саен диңгезгә җыенам. Әмма ел саен нидер килеп чыга: әле коронавирус, әле фильм төшерү һәм башкасы. Ләкин бик тә диңгезгә барасы килә. Җәйдән могҗиза көтәм. Аллаһ боерса, бик матур узар, бөтен куйган максатлар чынга ашар дип ышанам”, - диде безгә Ләйсән Мәхмүтова.
 

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading