Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова – үз эченә актриса, җырчы, композитор, режиссер, сценарист һөнәрләрен туплаган гаҗәеп талантлы, киңкырлы шәхес.
– Ләйсән, син – артист баласы. Әти-әниең эштә яки гастрольләрдә булганда, сезне кем тәрбияләде?
– Аллаһка шөкер, әбиләребез бар иде. Әтинең әнисе – Мамадыш районы Катмыш авылыннан Сабира әби, әнинең әнисе – Әлки районы Югары Әлки авылыннан Мәрвия әби. Күбрәк Сабира әбине хәтерлим, чөнки ул безне карарга дип кыш көне дә килә иде. Җәен ике авылга да кайта идем. Ләкин кечкенә чакта Сабира әбидә күбрәк торылды, чөнки ул ялгыз, аны кызгана идем. Ул да мин, шулай тора идек. Ни телевизоры, ни радиосы юк. Ләкин миңа кызык иде анда, дуслар шәп иде. Ә Әлкидә туганнар да, балалар да күп. Өермәбез белән кайта идек. Ничек тәрбияләп, ашатып бетергәннәр икән безне дип аптырыйм. Мәктәпнең соңгы сыйныфында укыганда, Әлкидә җәйге каникулда төрле эшләрдә эшләп алдым. Эх, кызык чаклар...
– Әти-әни игътибары җитәрлек дәрәҗәдә булды дип уйлыйсыңмы?
– Бу хакта беркайчан да уйлап утырмадым... Китаплар, әкиятләр укып, үз дөньямда яшәдем. Шундый бер хыялый кыз бала идем. Әбиләр булганда, алар өйрәтте. Алар булмаганда, апа аңлатып барды. Миңа әле апага караганда, әти белән әни игътибары да, вакытлары да күбрәк эләкте. Чөнки алар йөри торган шартлар үзгәрде һәм аларның мине гастрольләргә алырга мөмкинлекләре туды. Мин анда рольләр уйнап, акча эшләп, дөнья күреп, кунактан кунакка йөрдем. Аннары үсә төшкәч, ирек хисен тойгач, кайчан гастрольгә китәсез инде, дип сорый идек. Минем балалар да: “Әни, берәр җиргә җыенмыйсыңмы?” – дип сорыйлар иде.
– 2012 елда әтиеңне югалттың. Кыз бала әтигә якынрак була, диләр. Сезнең дә арагыз шундый җылы булдымы?
– Әтине кечкенә чакта үлеп ярата идем. Аннары үсә төшкәч холкым үзгәреп, дорфаланган, үз фикеремне яклап баш күтәргән вакытлар, төрлесе булды инде. Әти кайвакыт кочаклап ала иде дә, җилкәмә әкрен генә сугып: “Барысы да яхшы булачак”, – дип әйтә иде. Хәзер төпчек улым шулай эшли. Гаҗәп, ничек алай була ала икән ул?.. Әтине инсульт бәргәндә, Йосыф бик кечкенә иде, 2 яшьләр иде аңа. Алар аралышырга да өлгермәде. Шуңа да карамастан, әтинең фразасы аңа күчкән. Әтине үлемнән алып калдылар, ләкин ул элеккеге әти түгел иде инде. Беркемне дә танымый иде ул. Кечкенә баланыкы сыман зур күзләр белән карап, нәрсә булганын хәтерләмичә, аңламыйча утыра иде. Бу мораль яктан бик авыр һәм куркыныч булды. Искә төшерүләре дә авыр. Соңрак аңга килеп, авырлык белән сөйләшә дә башлаган иде. Әтине паралич суккан иде бит. Ләкин бу вакытларны искә төшермим. Әти гел күз алдыма мыек астыннан матур итеп елмаеп торган кыяфәттә килеп баса.
– Исламия апаның вафатын да авыр кичердек...
– Әнинең авырганын кинәт белдек. “Һаман авырыйм, ник терелә алмыйм?” – дип аптырап йөри иде. Хастаханәдә кан анализын тапшыргач, барысы да ачыкланды... Үзенә сиздермәскә тырыштык. “Ярты ел гомере калган”, – дип әйттеләр безгә. Берни дә, хәтта операция дә ярдәм итмәячәк, диделәр. Иң көчле үзгәрешләр ноябрьдә башланды. Ул аңа хәтле дә сызланып, хәлсезләнеп йөрде. Апа белән бер-беребезне алмаштырып, кичләрен, төннәрен әни белән булдык. Күңеллесен дә, күңелсезен дә – төрлесен сөйләштек. Ул үзенең сүнеп барганын, әлбәттә, аңлагандыр, ләкин безгә сиздермәде. Якын кешеләрнең китәсен белеп, шуны күреп һәм бернәрсә белән дә булыша алмавыңны, үзеңнең көчсезлегеңне аңлап яшәве бик кыен, беркемгә дә күрсәтмәсен. Андый чакта: “Аллам, булыш, зинһар” дип ялварырга гына кала...
Әңгәмәнең тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.
Комментарийлар
0
0
Нигә монда язып бетермисез инде?!
0
0
0
0
Авыр туфраклары жинел булсын бик ярата идек узлэрен, бик матур семья диделэр!
0
0