16+

Ләйсән Сөнәгәтова ни өчен эшкә чыкмый?

Казан шәһәр филармониясендә эшләүче татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Сөнәгәтова эшкә чыга алмау сәбәпле, өстәмә эш эзләргә мәҗбүр булуы турында хәбәр итте.

Ләйсән Сөнәгәтова ни өчен эшкә чыкмый?

Казан шәһәр филармониясендә эшләүче татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Сөнәгәтова эшкә чыга алмау сәбәпле, өстәмә эш эзләргә мәҗбүр булуы турында хәбәр итте.

- Өченче кызым Аделинага 1,5 яшь тулды. Димәк, декрет ялым тәмамланды. Яраткан эшемә, хөрмәтле коллегаларым янына чыгасым килә. Ләкин җитәкчелек декрет ялымны озайтырга тәкъдим итте. Үзең аңлыйсың, пандемия аркасында безнең һөнәргә зур зыян килде, концерт заллары ябылды. Эшкә кайта алмавымның төп сәбәбе дә концерт эшчәнлегенең туктатылуы белән бәйле. Әлбәттә, пандемия булмаса, мине һичшиксез эшкә чыгарырлар иде. Әмма өйдә – өч бала, алар гел кибеттән нидер сорый. Мөгаен, өстәмә эш эзлисе булыр. Мин беренче һәм икенче бала белән дә эшкә иртә чыккан идем. Уртанчысына 1 яшь 10 ай булганда, хәтта гастрольгә бардым, - ди Ләйсән Сөнәгәтова.

Ләйсән фикеренчә, балага 1,5 яшь тулганнан соң да өйдә утырырга мәҗбүр булган аналарга дәүләт түләүләр булдырырга тиеш. “Бездә балага 1,5 яшь тулуга, эшкә чыгучылар бихисап. Бу гаиләдә акча җитмәү проблемасы белән бәйле. Әмма кайбер хатын-кызлар эшкә чыгарга теләсә дә, балага 3 яшь тулганчы өйдә утырырга мәҗбүр. Дәүләт моны хәл итсен, ярдәм чаралары булдырсын иде. Ял түләнергә яки хатын-кызга үз белгечлеге буенча эш урыны тәкъдим ителергә тиеш, дип саныйм”, - диде Ләйсән.

- Артист өчен декрет ялында озак утыруның тискәре ягы бар – сине халык онытырга мөмкин. Шуңа күрә җырларга, иҗат итәргә, сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк. Мин эшемне, коллегаларымны, сәхнәне, тамашачымны бик сагындым. Алла боерса, яңа елдан эшкә чыгармын, дип бик өметләнәм, - ди Ләйсән Сөнәгәтова.

Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова танылган алып баручы Айрат Ильясов белән өч кыз үстерә.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading