16+

Эстрада артистлары: "Махсус операциягә чакырсалар, бармыйча берничек тә булмый"

21 ноябрь көнне “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә “Бергәлектә көч” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Концерттан кергән акчалар махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак. 

Эстрада артистлары: "Махсус операциягә чакырсалар, бармыйча берничек тә булмый"

21 ноябрь көнне “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә “Бергәлектә көч” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Концерттан кергән акчалар махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак. 

“Бу проект күптәннән уйда бар иде. Артур Минһаҗев белән сөйләштек тә, бу хакта ТР Мәдәният министры Ирада Әюповага җиткердек. Ул, үз чиратында, идеяне хуплады. Бу өстән кушылган, кемдер әйткән, “тиеш” дип эшләнелә торган проект түгел. Ихластан, күңел кушканча эшли торган эш. Безнең егетләр бүгенге көндә махсус операциядә. Аларга аз гына булса да ярдәм итик дигән максат-фикер белән оештырылган проект бу”, - ди Раяз Фасыйхов.

Аның сөйләвенчә, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев та киләчәктә мондый проектта катнашырга теләк белдергән. Бу юлы алар концерт графиклары туры килмәү аркасында катнаша алмаячак. “Үзебезнең егетләр хезмәт иткән җиргә концерт белән бару теләге бар. Анда барырга теләүче артистлар да хәйран. Мөмкинлек булса, әлбәттә, барачакбыз”, - ди Раяз.

Хәтерлисездер, Филүс Каһиров мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов белән Казандагы концертында дуэт башкарып, тамашачыларга сюрприз ясаган иде. “Бу дуэтны без андагы һәм мондагы егетләрне якынайту нияте белән эшләдек. Без – сәнгать кешеләре үз юнәлешебездә ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез”, - ди Филүс. Хәйрия концертында Филүс тә булачак.

Шуны да әйтергә кирәк, концертта бары тик ир-ат җырчылар гына катнаша. Моның сәбәбен егетләрнең уртак фикергә тиз һәм җиңел килүләре белән аңлаттылар. Шулай да бер хатын-кыз булачак, ул да булса, алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Егетләр әйтүенчә, аны концертка ямь өстәр өчен чакырганнар.

Проектның режиссеры, сценарий авторы – Марсель Мәхмүтов. Аның сүзләренчә, концертта һәр артист үзенең яраткан һәм халыкның күңелен яулаган хитларын башкарачак. “Концертта видеоконтент булачак. Махсус операциядәге егетләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алардан сюрприз көтелә. Кызганыч, нинди сюрприз икәнен әйтә алмыйм, концертка килгәч, күрерсез”, - диде ул.

Марсель Мәхмүтовның ике туганын мобилизацияләгәннәр. “Әгәр дә махсус операциягә чакырсалар, бармыйча берничек тә булмый. Бертуган энем белән шулай килештек: аны алып китсәләр, мин дә китәчәкмен һәм, киресенчә, мине чакырсалар, ул минем белән китәчәк. Туганлык хисе бу, гаиләдән килгән тәрбия. Дәү әни исән чагында: “Бер-берегезне ташламагыз”, - дип әйтә иде”, - ди Марсель.  

“Сәйдәш” Мәдәният үзәгенең тамашачылар залы 500 урынлы. Билет бәясе – 1 мең сум. Әлегә 250 билет сатылган. Димәк, барлык урыннар сатылган очракта, 500 мең сум акча җыелачак. Моннан тыш, теләгән һәркем акчалата ярдәм күрсәтә ала. Әйтик, концертка килә алмаячак Рифат Зарипов акча бирергә теләк белдергән.   

Сүз уңаеннан, “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә патриотик чаралар еш үткәрелә. “Безнең максат - бирегә йөрүче балаларны патриотик рухта тәрбияләү. Бу юнәлештә төрле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Бүгенге көндә үзәктә 60лап төркем бар, аларга 1800 бала йөри. Моннан тыш, ансамбльләр дә бар”, - ди “Сәйдәш” Мәдәният үзәге җитәкчесе Артур Минһаҗев

Концертта Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, ИлСаф, Артур Минһаҗев, Рөстәм Асаев, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Илназ Баһ, Филүс Каһиров, Азат Фазлыев, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов катнаша. “Бергәлектә көч” концерты 21 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә узачак.  

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading