16+

Марат Галимов: “Яңадан тудым дисәң дә була...”

Урак өсте, бәйрәмнәр арасы булса да, Марат белән репетицияләрдән буш вакытта очраштык. “Казан егетләре”нең экс-солисты, Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән чәй астына ачыктан-ачык әңгәмә кордык.

Марат Галимов: “Яңадан тудым дисәң дә була...”

Урак өсте, бәйрәмнәр арасы булса да, Марат белән репетицияләрдән буш вакытта очраштык. “Казан егетләре”нең экс-солисты, Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән чәй астына ачыктан-ачык әңгәмә кордык.

Бөтенесен уртага салып сөйләштек.

– Балачак, уку елларын искә төшерик әле. Ул вакытлар нәрсә белән истә калды?
– Балачагым Зәйдә үтте. Кечкенәдән оялчан, тыйнак булдым. Ринат Гәрәев Зәй театрына эшкә чакыргач та, кеше күрмәсен дип пәрдәләрне ябып җырлый идем. Ул вакытларда Чаллы институтында уку белән эшне бергә алып бардым. Театрга план үтәргә кирәк, шулай итеп санаторийларның берсендә чыгыш ясаганда мине Зилә Сөнгатуллина күреп алды. Консерваториягә укырга чакырды. Чаллыда уку калды. Ә иң беренче хыялым – мәдәният институтында уку иде. Сайлап алу вакытында бер кызык хәл булды. Җырлап күрсәткәннән соң, комиссиядә утыручы кеше: “Марат, бар Зәйгә кайтып, шул тракторда гына эшлә инде”, – диде. Нишләп тракторда эшләргә җибәргәндер – белмим, болай трактор йөртә беләм инде (көлә). Шул вакытта төшенкелеккә бирелеп алдым. Сүз уңаеннан, ул кеше әле дә мәдәният институтында эшли.

– Әти-әниләр ни хәлдә?
– Әти тумышы белән Мөслим районыннан, әни – Базарлы Матактан. Бер шәһәргә эшкә эләгеп, танышканнар. Без кечкенә генә фатирда тордык. Шартлар русча әйтмешли, “спартанский” шартлар иде. Әни иртәнгегә мунчаның сулары суына иде, дип сөйләгәне хәтердә. Алай да безне аякка бастыра алганнар. Хәзер әти-әни Мөслим районында авылда тора. Әти әле дә таң атканчы сикереп тора. Ходайга мең шөкер!

– Сеңлең Лилия белән сез нинди мөнәсәбәтләрдә?
– Аллаһ Тәгалә: “Иң зур гөнаһларның берсе – туганлыкны бетерү”, – дигән. Сеңлем белән бик якын аралашабыз. Беркайчан да үпкә саклаган булмады. Аның гаиләсе, үз тормышы бар.

– “Казан егетләре” төркеме аша танылдың дисәң дә була. Анда ничек эләктең?
– Төркемдә консерваториядә укыганда ук җырлый башладым. 2000нче еллар – иҗатыбызның чәчәк аткан дәвере. Төркемгә килгән-киткән кешеләр күп булды. Хәзер дә егетләр алышынып тора. Артур, Вәли, Азат һәм мин – “Казан егетләре”нең алтын составы. Коллективта эшләүнең дә үзенчәлекләре бар бит. Кайвакыт дәшми калырга, башкаларның фикеренә колак салырга туры килде. Анннан Вәли белән Азат икәү җырлый башлады. Төркемгә Айдар кушылды. Өчәү җырладык. Алтын состав таркалгач, “Казан егетләре” дә таралыша башлады инде.

– “Казан егетләре”нең иң популяр вакыты илдә үзгәрешләр барган заманга туры килде. Бүгенге көннәр белән чагыштырып карыйк әле. Иҗади эшчәнлек ничек үзгәрде?
– Заман авыр булса да, элек эшләү җиңелрәк иде. Автор хокуклары турында талаш булмады. Хәзер җырлар язу белән актив шөгыльләнгәч, иҗатта канун күбәйде дип әйтә алам. Кешеләр арасында ышаныч кимеде. Шоу-бизнес өлкәсе хәзер акчага терәлде.

– Төркемнән бәхәсләшеп китмәдегезме?
– Матур гына таралыштык. Бөтен җырларны, музыкаль җиһазларны калдырып киттек. Пычыранып, талашып торасы килмәде. Җырланасы җырланды... Шулай итеп, “Казан егетләре” битен яптым.

Әңгәмәнең дәвамы бар
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading