Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин гаиләсендә күңелле яңалык!
Марат һәм Гөлия Мухиннарның кызлары туган. Бу хакта безгә Мухиннарның гаилә дуслары хәбәр итте.
"Бүген - 12 сентябрьдә тормыш иптәшем Гөлия миңа кыз бүләк итте. Сабыебыз 17:30 сәгатьтә "Красный крест" бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3578 гр. Амира дигән матур исем сайладык. Икесенең дә хәле яхшы, Аллага шөкер", - диде Марат.
Марат белән Гөлиянең бәби көтүләре хакында август ахырында хәбәр иткән идек. Ул чакта Марат безгә болай дип белдергән иде: "Сабыебыз сентябрь аенда туачак, Алла боерса. Табиблар кыз, диде. Без бик бәхетле! Балабыз исән-сау дөньяга килсен. Исем уйлап куйдык. Алла теләсә, тугач та хәбәр итәрмен".
Мухиннарны котлыйбыз, кызларының исән-имин булуын һәм гаилә бәхете телибез!
Комментарийлар