16+

Марат Мухинның хатыны Гөлия: "Әгәр иремнең читтә мөнәсәбәтләре булса..."

Танылган аранжировщик, музыкант, композитор Марат Мухинның хатыны Гөлиядән инстаграмда “ирегезнең хыянәтен кичерер идегезме?” дип сораганннар. Гөлия – бүгенге көндә инстаграмда популяр блогер һәм эшмәкәр.

“Әгәр иремнең читтә мөнәсәбәтләре булса, гафу итмәс идем. Хәтта тыңлап та тормас идем. Мөнәсәбәтләр бар икән, димәк, алар арасында чын хисләр дә бар дигән сүз. Янәшәңдә башка кеше турында хыялланып утырган ир кирәкми миңа. Гомер бер генә бирелә һәм мин аны үземне яраткан ир белән яшәргә хаклы дип уйлыйм!” - дип җавап биргән Гөлия.

Реклама

“Үзең гашыйк булсаң?” - дигән сорауга исә: “Кызганыч, мин яратмаган кеше белән яши алмыйм. Бу аерылышуның башы булачак. Үзеңне һәм башкаларны алдап, газаплап яшәргә кирәкми”, - дип язган Гөлия Мухина.
 
Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading