Инстаграмда Марат белән Лэйнаны котлый башладылар.
Эстраданың ике яшь җырчысы Марат Яруллин белән Лэйна арасында мәхәббәт бар бугай. Чөнки икесе дә инстаграмга бергә төшкән фото урнаштырган, ә фото астына кияү белән кәләш смайлигы куйган.
Инстаграм дуслары Марат белән Лэйнага “туйны кем алып барачак?”, “матур пар”, “туй көтелә”, “ике матур” һәм башка комментарийлар язган. Ә кемдер яшьләр клип төшерәдер дип фаразлаган.
Әгәр Марат белән Лэйна өйләнешсә, эстрадада тагын бер гаилә дуэты барлыкка килер иде. Шулай бит?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар