16+

Нияз Җәләлов: "Укымыйча да җырчы булып була"

Нияз Җәләлов – 42 яшендә сәхнәгә чыгып танылган җырчы. “Кило ярым перәннек” җыры үзе генә дә ни тора! Бүген популярлыгы бераз кимесә дә, иҗат итүен дәвам итә.

Нияз Җәләлов: "Укымыйча да җырчы булып була"

Нияз Җәләлов – 42 яшендә сәхнәгә чыгып танылган җырчы. “Кило ярым перәннек” җыры үзе генә дә ни тора! Бүген популярлыгы бераз кимесә дә, иҗат итүен дәвам итә.

– Нияз, ишле гаиләдә тугансың. Барыгыз да исән-саумы бүген?

– Әлки районы Бибай Чаллысы авылында бишенче бала булып туганмын. Мин – 1968 елгы. Ике апам авылда, бер абый Чаллыда, тагын бер абыем Казанда яшиләр. Барысы да исән-сау, Аллаһка шөкер. Әтигә – 90 яшь, әнигә 88 яшь тулды. Аларның гаилә коруларына 68 ел булды. Әти үз гомерендә кайда гына эшләмәде – механизатор, комбайнер, плотник, пилорамада да хезмәт куйды. Соңгы елларда районнан кибеткә товар ташыды. Әни гомер буе фермада эшләп лаеклы ялга чыкты. Бишебез дә эшләп үстек, 14 яшьтән ат җигеп фермага фураж ташыдым.

– Гаиләгездә синнән кала җырлаучылар бармы?

– Әни белән олы апа җырлый, апаның балалары да матур җырлый. Кечкенәдән җырлыйм, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә ике тапкыр беренче урын алдым. Бу җиңүләремдә укытучым Сәидә апаның да өлеше бар. Ул безгә физика укытты, иң яраткан укытучым, аның белән әле дә элемтәдә торабыз. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, армиягә киттем. Ике ел Пензада хезмәт итеп кайттым. Аннан кайткач, Казанга юл тоттым, бүгенгә кадәр биредә яшим. 

– Сәхнәгә ни өчен шулай соң чыктың? Тамашачы мәхәббәтен яулау кыен булмадымы?

– Чынлап та, 2012 елда сәхнәгә чыктым. Кечкенә чагымда артист булырга хыяллансам да, мөмкинлек юк иде. Бәлки арттан төртүче булмагандыр, ә бәлки акчасызлык сәбәпчедер. Аның каравы, укымыйча да җырчы булып була икән бит (көлә). Авыр булмады, киресенчә, танылуымны сизми дә калдым. Җыр текстлары язучы Айдар Минһаҗев белән таныштым. Аның җырлары белән шактый артист танылды. Айдар абыйның сүзләренә көйләр яза башладым. Иң беренче җырым авылыма багышланды, аны Сабан туенда җырладым. Авылдашлар җылы кабул иткәч, тагын язасы килә башлады. Шулай итеп, иҗатка кереп киттем. Хәзерге вакытта үзем иҗат иткән 100дән артык җырым бар. Халыкка мине “Яшиселәр килә” җыры танытты. Бу җырымны тәүлек әйләнәсе бушлай радиоларда, клибын телевидениедә әйләндерделәр. Шулай итеп, танылып киттем. Иң беренче концертым районыбызда узды.

– Кинәт танылу белән “йолдызлык чире” баш калкытмадымы?

– Гадәттә, артист танылып китеп, кесәсенә акча керә башласа, “йолдызлык чире” белән авырый. Кешене акча боза. Ә миндә андый нәрсә булмады, чөнки эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кешенең кесәсе буш булмый. Сәхнәгә чыкканчы ук үз эшем бар иде.

– Музыкаль белемең юк. Шулай да сәнгать өлкәсендә остазларың бармы?

– Миңгол абый Галиев киңәшләре белән ярдәм итте. Аннан үрнәк алам. Миңгол абый – җәяү йөрүче бердәнбер артист. Ә иҗатташ дусларым шактый. Аеруча Руслан Кираметдинов, Сиринә Зәйнетдинова иҗатына сокланам, мәрхүмә Эльмира Сөләйманова белән дә дус идек. Үзенең концертына махсус кунак буларак чакырганы булды.

Әңгәмәнең тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 9нчы санында.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading