16+

Әнвәр Нургалиев: "Хыянәт кичерелмидер ул..."

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән гаиләсе турында сөйләштек.

Әнвәр Нургалиев: "Хыянәт кичерелмидер ул..."

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән гаиләсе турында сөйләштек.

- Әнвәр, ни өчен җырчы һөнәрен сайладың?

- Башта табиб буласым килде, ләкин анда керергә акча кирәк иде. Аннан соң ул заманда телевизор ремонтлаучы булып эшләү модада иде. Ул юнәлеш буенча китәргә дә кызыктым. Ләкин мәктәптә укыганда ук җырлап йөргәч, җырчы булырга уйладым. Әни: “Балам, дәртле кеше бәхетсез була”, диде. Шулай да хыялымны ашырырга булдым. Башта Уфа сәнгать училищесында, аннан университетта белем алдым. Параллель рәвештә юрист белгечлегенә укыдым. Башка артистларга караганда, миңа сәхнәдә танылу авыррак булды дияр идем. Берара үземне бер урында таптанып торган кебек хис иттем. Хәтта сәхнәдән китү теләге дә бар иде. Үз эшемне ачып, төзелеш белән шөгыльләнеп алдым. Ә Татарстанга 43 яшьтә генә килдем. Болай танылырмын дип һич уйламадым. Бер мәлне Казанда Уфага караганда популярлырак та булдым әле.

- Ни өчен аудиторияңнең 80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә дип уйлыйсың?

- Мине “Соң дисең микән?” җыры аша белә башладылар. Мөгаен, шушы җырда үзләрен танучылар булгандыр. Һәркем мине үзе турында җырлый дип уйлыйдыр. Миңа калса, хатын-кызлар миңа түгел, ә сәхнәдәге образыма, тавышыма гашыйк.

- Әнвәр Нургалиев тагын ничә ел популяр йолдызлар исемлегендә булыр икән?

- Тагын биш еллап сәхнәдә иҗат итсәм, әйбәт булыр иде. Гаиләм өчен яшисем килә. Болай да өйгә кайтып кергәнем юк бит.

- Кайсы җырыңны үзеңнең визит карточкаң дип уйлыйсың?

- “Кочаклама яратмыйча” җырыдыр. Ләкин минем җырым җырланмаган әле дип уйлыйм. Мин ул җырның тууын көтеп яшим.

- Ирина белән ничә ел бергә сез?

- 1995 елдан бирле. Без 5 ел очрашып йөрдек. Җырчы булгач, башта әтисе мине кабул итмәде, ләкин аннары үз әтием кебек якын булды. Үлгәненә 3 ел.

- Хатының белән еш ачуланышасызмы?

- Еш түгел, әмма холкым буенча мин - тиз кызып китүчән. Үпкәләсәм, берәр көн сөйләшмичә йөрим. Алай эшләргә ярамаганын беләм, ләкин үземне җиңә алмыйм.

- Ирина көнче кешеме?

- Элегрәк көнләшә иде, хәзер юк. Мин үзем көнче. Ирина – бик зирәк, акыллы хатын. Хәзер инде ул – әнием дә, дустым да, сердәшчем дә. Ирина – гаилә җанлы кеше. Күңел ачып йөри торган кеше түгел ул. Без, гомумән, каядыр йөрергә яратмыйбыз. Ләкин кунаклар кабул итәргә яратабыз.

- Хыянәтне кичерү мөмкинме?

- Кичергән мәлдә дә кичерелмидер ул. Тәнгә пычак керсә, аның эзе калачак.

- Йортыгызга күчендегезме инде?

- Бер ел элек күчендек. Үз йортым белән яшәү теләге юк иде. Ирина теләк белдергәч, тәвәккәлләргә булдык. Йорт булдыру – зур җаваплылык. Мондый адымны уйлап эшләргә кирәк. Әмма бер иреккә чыккач, кире фатирга кайтасы килми икән. Мин иркенлек яратам. Кыш көне урамга чыгып, кар көрәү үзе бер рәхәт. Җәйгә Иринага тавык кетәклеге алырга уйлап торам.

- Балаларың кайда укый?

- Улыма – 21 яшь, юрист белгечлегенә укый. Кызым 10нчы сыйныфта белем ала, яңа гына 17 яшь тулды. Биергә ярата. Әмма мин аларның сәхнә юлын сайлауларын теләмим, әтиләренең җырчы булуы да җиткән. Үз кешеләрен табып, бәхетле булуларын телим.

- Әнвәр, нәрсә ул бәхет?

- Бәхет ул – әти-әнинең, гаиләнең исән-сау булуы, балаларның дөрес юлдан йөрүе һәм күңел тынычлыгы. Әгәр күңелең тыныч булмаса, популярлык, акча, кыйммәтле машина, зур йорт – берсе дә кирәкми. Аллаһы Тәгаләм якыннарымннан һәм тамашачымнан аермасын иде.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading