16+

Рамилә Хәйретдинова: "Гөнаһларым бик күп"

Хәзерге социаль челтәр заманында артистларны тәнкыйть утында тотучылар, ягъни хейтерлар шактый. Җырчы Рамилә Хәйретдинова да үзен рәнҗетергә теләүче кеше турында язган.

Рамилә Хәйретдинова: "Гөнаһларым бик күп"

Хәзерге социаль челтәр заманында артистларны тәнкыйть утында тотучылар, ягъни хейтерлар шактый. Җырчы Рамилә Хәйретдинова да үзен рәнҗетергә теләүче кеше турында язган.

“Бу тормышта идеаль кеше юктыр инде ул… Булса да, меңгә бер генә. Гөнаһларым да бик күп. Кимчелекләремне әйтеп торасы да юк…. Бар алар. Матур итеп сөйләшә дә белмим. “С” хәрефен гомумән әйтә алмыйм. Тик шулай да бер кешегә дә начарлык эшләгәнем юк… Рәнҗетмим дә… Ә менә мине бер сәбәпсез рәнҗетергә берәүнең хакы бар бугай… Конкретный бер хейтер барлыкка килде. Тетә мине”, - дип язган Рамилә.

Сүзнең кем турында барганы билгесез. Әмма Рамиләне тынычланлырып, кайгыртып язучылар шактый: “Сез тәртипле гаилә булганга ачулары киләдер. Кыска итәк, ярымшәрә йөрсәгез, бәлки ярар идегез шул кешеләргә. Горурланып йөрегез. Татар хатыны чиста яулык, озын итәкле күлмәк белән”, “Эт өрә тора, бүре йөри тора, Рамилә, бар да яхшы, үзеңчә яшә!”, “С” хәрефен әйтә алмаганны мин сиздем сездә. Сез бәхетле, яраткан ирегез бар, балаларыгыз сау-сәламәт. Калганы өчен борчылмагыз!”  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иркәгә, ирегез белән мөнәсәбәтләре турында нахак гайбәт такканнан соң, мин дә ошатмыйм сезне.Ә аңа кадәр мин сезне гомумән белми идем. С хәрефе ул гаеп түгел. Ә менә гайбәт бик зур гөнах. Вакытында гафу үтенегез Иркәдән, юкса яулык ябып кына ул гөнаһлар кичерелмәс.

    Мөһим

    loading