16+

Рамил Шараповның кызы бар

7 август көнне 12 тулып 20 минут киткәч, икенче тапкыр әти булдым. Кызым туды! Сабый 3200 гр авырлыкта, буе 53 см. Улым Раян 3150 гр гына иде, кыз булса да, абыйсын уздырган. Фатирыбызга «Мәрҗани» мәчетеннән Рамил хәзрәтне чакыртып, исем куштырып, Коръән дә укытып алдык. Улыбызга исемне мин сайлаган идем. Кызыбызга...

7 август көнне 12 тулып 20 минут киткәч, икенче тапкыр әти булдым. Кызым туды! Сабый 3200 гр авырлыкта, буе 53 см. Улым Раян 3150 гр гына иде, кыз булса да, абыйсын уздырган. Фатирыбызга «Мәрҗани» мәчетеннән
Рамил хәзрәтне чакыртып, исем куштырып, Коръән дә укытып алдык. Улыбызга исемне мин сайлаган идем. Кызыбызга әнисе куша дип сөйләштек. Ул Линара исеменә тукталган.
Кемгә охшаганын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Малайның туганда ук «фирменный» колагы белән кашы минеке иде.
Бала туган көнне Уфада туй алып бардым. Көне буе хатыным белән сөйләшеп тордык. Авырый башлагач, бала тудыру йортына барган, шунда алып та калганнар үзен. Земфирага төп ярдәмче акушер Гүзәл Фәсхиева булды. Ул безнең авылдаш, зур рәхмәт аңа. Уфадан Казанга поезд йөрми икән, нәни кызчыгымны күрергә такси белән кайтырга туры килде.
Икенче бала тугач, җаваплылык хисе тагын да артты. Үземне акыллырак итеп хис итәсе килә (көлә). Әле ике белән генә тукталырга исәп юк, «Ата капиталы» бирә башлаганчы тырышасы иде, - дип, хисләре белән уртаклашты бәхетле әти.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading