16+

Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.

“Нияз – Кама Тамагыннан, Донецк өлкәсендә махсус операциядә катнаша. “Хәрби зонада “Ике минут” җырын җырлап, үземә позитив ясадым, яшәргә көч алдым. Кешеләр: “Сиңа шулкадәр кызыкмы?” – дип сорагач, “Елап утырыйммы? Аллаһы Тәгалә ничек язган шулай була: яшәргә язса, яшәрбез” дидем”, - дип сөйләде миңа Нияз. Ул ике атнага ялга кайтты, 10-11 июньдә кабат сигез айга китәчәк. 

Кыш көне аралашканда: “Исән-сау булып, җәй көне отпускага кайткач, бергә җырларбыз әле, Рифат абый”, - дигән иде. “Әлбәттә! Иң мөһиме – исән-сау бул”, - дидем. Туган көн концертында җырлавын белгәч, бик сөенде, “Казан сәхнәсенә чыгарасыңмы?” дип концерт көнен түземсезлек белән көтте. Тамашачылар да бик җылы кабул итте, зал аягүрә басып кул чапты. Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең барысына да без баш иеп рәхмәт әйтергә тиеш”, - диде Рифат Зарипов.

Фотода - Нияз Вафин Рифат Зарипов өендә кунакта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.

    Мөһим

    loading