Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның иҗатын белмәүчеләрне табу кыендыр.
Татар җыр сәнгатендә иң популяр җырчыларның берсе белән без дә әңгәмә кордык. Ришатның тормышы, иҗаты, гаиләсе турында сүз кузгаттык.
- Ришат, әти-әниләрең җырчы һөнәрен сайлауга каршы булган дип беләм. Ә син беркемгә дә әйтмичә имтиханнар бирергә баргансың. Әти-әниләр бу карар өчен шелтә белдермәдеме?
- Мин авылда туып-үстем. Авылда, үзегез беләсез, эш беркайчан да бетми. Әти-әниләр: “Эштән качып, шәһәргә киткән”, - дип уйлаганнар. Ә мин музыка көллиятенә имтиханнар вакытында Октябрьский шәһәрендә дустымның фатирында яшәп тордым. Бер атнадан соң, әти-әни мине эзләп килеп җитте. Ишекне ачкач ук, кәефләре булмавын күрдем. Әлбәттә, орыштылар. Шул вакытта имтиханнар тапшырган кәгаземне күрсәттем. Өч имтиханым да “5”ле иде. Укырга кереп йөрүемне белгәч, шатланып аркадан сөеп куйдылар. Бергә авылга кайтып киттек. Юлда барганда әни, үзе дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч: “Бик авыр хезмәт сайлыйсың”, - дип кисәтеп кайтты. Чөнки мәктәптә укыганда да, бик төгәл, пунктуаль, иң тәртипле укучы булмадым. Холкымны белә торып: “Укып карар да, ташлар”, - дип уйлаган әни. Ә мин ташламадым. Музыка көллиятенә кергәч, Галия Закировна Мусина канаты астына эләктем. Ул вакытта кайда килгәнемне аңламый идем. Без бит рус эстрадасы җырлары тыңлап үстек. Ә монда халык җырлары, моңлы җырлар башкарырга кирәк. Филүс Каһировның җырлавын ишеттем дә, бу сәнгатькә гашыйк булдым. Көллияткә укырга керүемә бер тапкыр да үкенмәдем. Галия Закировнага, бөтен остазларыма бик рәхмәтлемен. Алар сәхнәнең бар нечкәлекләренә төшендерделәр. Тавыш булу - уңышның яртысы гына бит ул. Күп нәрсә тырышлыктан тора. Үземне сәләтле бала дип әйтә алмыйм. Кемдер яхшы шигырь сөйли, бии, җырлый иде. Ә мин шигырь дә сөйли белмим, бии дә белмим. Җырлавым да башкалар белән чагыштырганда уртача иде. Иң зур сәләтем тырышлык булды. Дәрестән соң калып, башкалар урынына барып та өстәмә шөгыльләнә идем.
- Үткәнгә кайтып булса, берәр нәрсә үзгәртер идеңме?
- Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Тырышлык, сәләт белән дә ерак китеп булмый шул. Аллаһ Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килеп, уңышлы җыр чыгарырга, дөрес кешеләр белән танышырга кирәк. Шушы факторлар бергә туры килгәндә генә танылып буладыр. Йөзләгән артист арасында үз тамашачымны табып, бөтен Россия буенча концертлар оештыра алуым белән бәхетлемен. Бөтен артист шуңа омтыла, ә мин бу максатка башкалар белән чагыштырганда тиз ирештем. Миңа бәхет елмайды, шуңа язмышыма тел-теш тидерә алмыйм.
“Әти-әнигә зур йорт салам дип үз-үземә сүз бирдем”
- Әтиең колхозда эшләгән, абыең авыл хуҗалыгы буенча әле дә эшли. Сине дә авылга кайтырга үгетләмәделәрме?
- Беренчедән, мин бик үзсүзле. Әгәр нәрсәдер эшләргә уйлаганмын икән, башкаларның сүзенә игътибар итмим диярлек. Икенчедән, бәйгеләрдә җиңә башлагач, әти авылга кайтырга кыстамады. Әти-әнинең авылда яшәвенә сөенеп бетә алмыйм. Андагы тынычлык, рәхәтлек!
- Әти-әниеңә өй салып биргәнсең икән. Бу балачак хыялымы?
- Без колхоз йортында яшәдек. Бер түбә астында ике хуҗалык идек. Ул йортта 30 еллап тордык, бик күңелле чаклар. Колхоз йортларын ала башласаң, ремонт ясарга теләсәң очына чыга алмыйсың. Озак еллар яшәгән нигезне саклыйсы килде, әмма булмады. Шуңа күрә әти-әнигә зур йорт салам дип үз-үземә сүз бирдем. Беренче гастрольләрдән акча керә башлагач, эшкә тотындым. Хәзер әти-әниләр зур йортта яшиләр, без дә шунда кайтып торабыз. Балачак хыяллымны чынга ашырдым, ничек күз алдына китерә идем, йортны нәкъ шулай төзедек.
- Укыган вакытта да: “Әти-әниләр акча төртеп йөрмәде”, - дип әйттең. Ул чорда беренче акчаларны кайда эшләдең, хәтерлисеңме?
- Әнинең хезмәт хакы - 14 мең, ә әтигә - колхоз нәрсәгә бай шуның белән түләгән чаклар да, акчалата кергән вакытлар да булды. Әллә ни бай яшәмәдек, хәерче дә булмадык. Булганына канәгать иттек. Укыган вакытта төнге клубка эшкә урнаштым. Бер егет урынына гына барып килгән идем. Бер төндә 1 мең 500 сум акча эшләдем, шуннан эшкә урнаштым. Студент өчен бик күп бит инде ул. Көллияттә миннән дә бай кеше юк иде. Әти-әнигә дә акча алып кайтып акча биргән чаклар булды. Төнге клубта эшләү дә файдалы иде. Бик күп җырлар тыңладым, үземә музыкаль багаж тупладым.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар