16+

Ризат Рамазанов: "Төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде"

"Шәһри Казан" сайтында "Йолдызлы мәхәббәт" дигән проект гөрләп бара. 14 февраль - Гашыйклар көненә багышлап, йолдызларның мәхәббәт тарихлары белән таныштырабыз. Чираттагы парыбыз – популяр гаилә дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар.

“Зинира белән биш ел буе бер университетта укыдык. Ул вакытта аның йөргән егете бар иде. Минем очрашып йөргән кызым булмады. Ничә ел буе бергә укыганнан соң, укуны тәмамлаганда гына якынайдык, тагын да дуслаштык. Язның шомырт чәчәк аткан чагы иде ул. Мин төнлә таксида акча эшләдем, Зинира янымда утырып йөрде. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Бер ай очраштык та, июнь аенда ул авылына кайтып китте. Мин дә туган ягыма кайтып киттем. Инде июльдә никах укыттык, сентябрь аенда туебыз гөрләп узды. Аллаһка шөкер, инде сигезенче ел матур гына яшибез”, - дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading