16+

Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."

Казанда танылган җырчы Руслан Кираметдиновның концерты узды. Кызганыч, “Шәһри Казан” анда бара алмады. Әле дә ярый социаль челтәр бар – концертның кайбер мизгелләрен шуннан карадык.

Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."

Казанда танылган җырчы Руслан Кираметдиновның концерты узды. Кызганыч, “Шәһри Казан” анда бара алмады. Әле дә ярый социаль челтәр бар – концертның кайбер мизгелләрен шуннан карадык.

Концертта Руслан Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән Хәния Фәрхи репертуарындагы “Бер җылы сүз” җырын башкарды.

“Бу җырны дуэт итеп башкару – икебезнең уртак фикере. Бик күп җыр арасыннан шушы җырга тукталырга булдык. Русланның концертында җырның премьерасы булды. Һәм ул Хәния апаның туган көненә туры килде. Җыр җырланмыйча ятарга тиеш түгел, аңа гомер бирергә кирәк, дигән фикердә мин. Хәния апа да сөенеп ятадыр. Җыр барышында аның фотосы экранда күрсәтелде. Тамашачы аягүрә басып тыңлады, хәйран калдык. Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды. Халык бу җырны бик ошатты”, - дип сөйләде Сиринә.

Руслан Кираметдинов концертында яңгыраган сүзләр һәм мизгелләр:

1. Руслан 8нче сыйныфта укыганда, тарих дәресендә ике җыр язган.
2. “Мин сине онытмам” җырын Руслан беркемгә дә багышламый. “Күпләр аны бер кешегә багышлап җырлыйм дип уйлый, алай түгел”, - ди Руслан.
3. Махсус кунаклар арасында Сиринәдән кала, Әлфинә Әзһәмова да булган. Руслан Әлфинә апаның улы белән бер мәктәптә укыган.
4. Русланның урманда эшләгән чагын искә алып, җырчыны бүкән дип урындыкка бастырып җырлаттылар.
5. Русланның концертына олы яшьтәге апалар күп килгән, чәчәк бирүчеләр дә шактый иде.
6. Концертта Фирдүс Тямаев та бар иде. Аның хатыны Резидә Русланның икетуганы икән. “Безнең балалар “Сандугач” җырын гына түгел, моңлы җырларны да тыңлап үсәргә, шул җырда тәрбияләнергә тиеш. Без мондый егетләрне югалтырга тиеш түгел, Русланның концертына йөрергә кирәк”, - дип Русланга уңышлар теләде Фирдүс.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

47

1

0

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    1

    Искиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!

    • аватар Без имени

      5

      1

      Социаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!

      • аватар Без имени

        9

        2

        Русланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!

        • аватар Без имени

          9

          1

          Высший пилотаж!!!

          • аватар Без имени

            8

            1

            Супер Руслан. Ин матур жырчы.

            Мөһим

            loading