16+

Салават Миңнеханов Гүзәлемне дуэт буларак таныткан гаиләгә кайгы килгән

- Бик җәл бабайны, урыны оҗмах түрендә булсын. Шундый шәп, позитив кеше иде. Без әби һәм бабай белән Гүзәлемнең «Əни, әни» җырына клип төшергәндә таныштык. Аннан соң алар безнең ике клипта төштеләр. Безне дуэт буларак нәкъ алар танытты да.

Хәтерлим, тәүге тапкыр аларга кунакка килдек. Əкият дөньясы! Песи эт оясына таба авызына комак тотып китеп бара, ә эт оясыннан песи балалары чыгып килә... Өй алдында гына елга ага, анда казлар, үрдәкләр су коена... Атлары да бар. Бик матур күренеш!

Ядъкәр бабай сәгатьләр буе яшьлеге турында сөйләр иде. Ничек ул әби белән танышкан, ничек аны йөк машинасында барып алган, ничек итеп алар йорт төзегәннәр... Ул әбине бик ярата иде һәм аңа хөрмәт белән карады. Алар безнең өчен үрнәк пар! Балаларын, оныклары да тәүфыйклы, акыллы итеп үстергәннәр, аларга да яхшы тәрбия биргәннәр.

Авыр туфрагы җиңел булсын. Əби бик юксыныр инде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading