16+

Татар эстрадасында “Элвин Грей”лар артачак

1 декабрьдә Казанның иң зур концерт мәйданнарының берсе – “Татнефть Арена”да Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Радик Юлъякшинның концерты узачак. Аның төп интригасы “Элвин Грей” музыкаль лейблының артистларын тәкъдим итү белән бәйле булачак. Бу хакта матбугат очрашуында билгеле булды.

Лейблның башкарма директоры Семен Прошко әйтүенчә, аны оештыру идеясе ун еллар элек барлыкка килгән. Лейбл яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

- Соңгы ике елда Радик 650 концерт бирде. Һәм концертка йөрүчеләрнең күплеге җырчының иҗатына сорау барлыгы турында әйтә, - диде ул.

Продюсер Александр Слюсаренко әйтүенчә, яшь башкаручылар татар, башкорт һәм рус телләрендә җырлый. 1 декабрьдә исә Вилли тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдинов тәкъдим ителәчәк. Әлеге лейбл исеме белән шулай ук киемнәр, парфюм, рестораннар да аталачак. Шунысы кызык, яшь башкаручы тышкы кыяфәте белән Элвин Грейга охшаса да, продюсерлар һәм лейблның башкарма директоры ышандыруынча, Виллиның иҗаты сыйфат һәм юнәлеш буенча аерылып торачак.

Матбугат очрашуы берникадәр вакытка соңарып башланды, чөнки Радик Мәскәүдән клип төшереп кенә кайткан иде. Журналистларга ул ике сәгать кенә йоклавы турында әйтте. Александр Слюсаренко әйтүенчә, клипта Россиянең танылган киноактерлары катнашкан.

фото - Солтан Исхаков

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading