16+

Татар эстрадасында зәңгәрләр бар. Ләкин...

"Зәңгәрләр турында сорап тутырдыгыз. Алар булган һәм булачак инде. Шул исәптән эстрадада. Ләкин мин бит шәм тотып тормадым, үзләре әйткәннән генә беләм» — Гөлназ Сәфәрова әнә шулай ди.

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова сторисларында инстадусларының сорауларына җавап биргән.

«Берсендә татар эстрадасында зәңгәрләр бармы дигән сорауга, „әлбәттә“ дип җавап биргән идегез. Ничек инде ул алай?» — дигән берсе.

«Шулай инде менә. Дөрес, алар әлегә парлашып чыкмый», — дигән Гөлназ.

Реклама

«Ул татар эстрадасында зәңгәрләр бар дигән сүз миңа да тынычлык бирми», — дип язган икенчесе. Аңа Гөлназ: «Ник? Тынычлап яшәсеннәр», — дип җавап биргән.

Инстачыларны ул зәңгәрләрнең өйләнгәнме, юкмы икәнлеге дә кызыксындырган. «Үләм. Зәңгәрләр турында сорап тутырдыгыз. Алар булган һәм булачак инде. Шул исәптән эстрадада. Ләкин мин бит шәм тотып тормадым, үзләре әйткәннән генә беләм», — дип язган Гөлназ.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading