16+

Татар җырчылары хәйрия концерты оештыра

23 августта Биектау районы Камай авылындагы музей­-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза. А нда утызга якын иң танылган татар җырчылары: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, ИлСаф,...

Татар җырчылары хәйрия концерты оештыра

23 августта Биектау районы Камай авылындагы музей­-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза. А нда утызга якын иң танылган татар җырчылары: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, ИлСаф,...

23 августта Биектау районы Камай авылындагы музей­-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза.
А нда утызга якын иң танылган татар җырчылары: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, «Сорнай» ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллинаның катнашуы көтелә. Чараның координаторы Гөлназ Бәдретдин «ШК»га сөйләгәнчә, концерттан җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка (http://angela- vavilova.ru/) күчереләчәк һәм «Ярдәм» үзәгендә (http://yardem.islamtat.ru/) тернәкләндерү узучы ДЦП балаларны һәм күрмәүчеләрне дәвалауга тотылачак.
- Җырчылар концертта гына катнашып калмыйлар, Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына барып, анда дәваланучы балалар янына кунакка да йөриләр. Күптән түгел генә балалар һәм аларның әти-әниләре янына Илнар Ялалов, Марсель Вәгыйзов, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем барып кайтты. Җырчылар аларга музыкаль дискларын бүләк итте. Очрашу ахырында исә балалар белән артистлар, ишегалдына чыгып, теләкләрен әйтеп, күккә төрле төстәге шарлар очырдылар. Аерым бер көнне хосписка Дилә Нигъ­мәтуллина, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илназ Гарипов, Илшат Вәлиев килеп, балалар һәм аларның әниләре өчен кечкенә генә концерт оештырдылар. Мондый чаралар концерт көне килеп җиткәнче дәвам итеп торачак, - дип сөйләде безгә Гөлназ Бәдретдин.
Хосписның баш табибы Галия Хисамова сүзләренчә, татар җырчылары аларга бер тапкыр ярдәм иткән булган инде. Хоспис төзелә башлаганда зур концерт куеп, шактый күп акча күчергәннәр.
- Хосписны тәэмин итеп тору өчен аена 2 миллион сум акча кирәк. Аның 50 процентын хөкүмәт бирә, калган 50 проценты хәйриячеләр ярдәмендә җыела, - ди баш табиб.
Хосписта барлыгы 17 бала һәм 18 олы яшьтәге кеше. Аларга дәвалану һәм социаль тернәкләндерү узу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Галия Хисамова хосписта эшләүче персоналның да алтын йөрәкле кешеләр булуларын әйтеп узды.
- Монда игътибарлы, мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүчеләр генә эшли ала. Һәм шундый кешеләр безгә ярдәм дә итәр дип ышанабыз, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading