16+

Татар җыры-25: Вадимның беренче “Барс”ы, Салаватсыз юбилей һәм карадан килгән артистлар

Ниһаять, “Татар җыры”ның юбилеен үткәрдек. Узган елның декабрендә узарга тиешле чара, Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе сәбәпле, кичектерелде.

Татар җыры-25: Вадимның беренче “Барс”ы, Салаватсыз юбилей һәм карадан килгән артистлар

Ниһаять, “Татар җыры”ның юбилеен үткәрдек. Узган елның декабрендә узарга тиешле чара, Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе сәбәпле, кичектерелде.

Шулай итеп, Халыкара хатын-кызлар көнендә 25 нче “Татар җыры” фестиваленә йомгак ясалды. 

Узган елны “Казан Экспо” залына кергәндә суны алып калганнар иде. Быел, Рамазан ае булу сәбәпле, оештыручылар кагыйдәләрне бераз йомшарткан, ахры. Куандым әле. Шулай да 100 сумга бер бутылка су алучылар да, өчпочмаклар белән сыйланучылар да бихисап иде. Буфет янындагы өстәлләрне игътибар белән күзәтеп торсаң, тәм-томнар алып ифтар вакытын көтеп торучыларның уразада икәне көн кебек ачык. Бергәләшеп авыз ачып, “Татар җыры”н башладык. Алда 5 сәгатьтән артык тамаша бит.

Салаватсыз юбилей
Тантана “Татар җыры” гимныннан башланып китте. Аны Айдар Галимов, Иркә, рэпер Шәкүр, Марат Галимов, Эльмира Кәлимуллина  “Казан нуры” оркестрына кушылып башкарды. Сәхнә бизәлеше быел сөендерде. Хәрәкәтләнә торган утлар һәр номерга үзенчәлекле төсмер бирде. Татарстан хакимияте исеменнән котлау сүзләрен Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җиткерде.  Ул “Татар җыры” хуҗасы Камил Гәрәевне “Дуслык” ордены белән бүләкләде. Камил Гәрәев үз чиратында 26 нчы “Татар җыры” фестивален шәрехләп үтте. 

“Алтын барс” сынын сәхнәдә фестивальнең рекордсмены Айдар Галимовка гына тапшырдылар. Ул хитларыннан поппури башкарды да, җилдәй җитез итеп җыенып, “Уникс”ка үзенең концертына ашыкты. 

Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма Уфада концертлары булу сәбәпле чарада катнаша алмады. Аңа “Алтын барс”ны концертында тапшырдылар. Күп кенә артистларның “Татар җыры”нда чыгыш ясамауның сәбәбе – үз концертлары белән кисешү, билгеле. Салават Фәтхетдинов та гастрольләрдә икән. Аннан Рифат Зарипов репертуарыннан “Эх, кайтасы иде шул чакларга” җырын көткән идем. Сәхнә артында Рифат белән бу хакта фикер алыштык әле. 
- Бик күп артистлар сугыша-сугыша Салават абый җырларын җырлаганда, Салават абый минем җырны җырларга булды. Салават абыйдан соң җырласыннар, сораган кешегә бирәм.  Салават абый шалтыратты да: “Шул җырың ошый”, - ди.  “Җырла, Салават абый”, - дим. “Мин синнән сорап шалтыратмыйм, просто әйтәм генә”, - диде дә җырлады. Салават абыйга һәрвакыт рөхсәт, чөнки балачакта аның бөтен җырын  җырлап бетердем. Рәхәтләнеп җырласын. Җырның ертыгы юк бит инде, аны үзең белән алып китеп булмый. Сорыйлар икән, җырласыннар, - ди киң күңелле Рифат. “Миңа жалко түгел, кәчтүм кирәкме? Бирәм”, - дип шаяртты әле.  Эстрадада беркем белән дә бәхәсләшмәгән артистларның берседер ул. Айдар Галимов та шундый. Бу ике җырчы бер-берсе белән бәхәсләшеп алса, сенсация була. 

“Татар җыры”нда дресс-код: ни өчен җырчылар кара киемнән? 
Быел җырчыларның күбесе сәхнәгә кара төстәге киемнәрдә чыкты. Вадим Захаров, Чулпан Йосыпова, Гөлназ Асаева, “Айфара” төркеме, Динә Гарипова, Илшат Сафин, Марат Яруллин, Рөстәм Асадуллин бөтенләй кап-карадан иде. Бу юбилей “Татар җыры”ның дресс-коды идеме әллә? Мәскәүдә узган шул ук “Татар җыры”ндагы  костюмнарны кигән булсалар да, бәйрәм рухы өстәлер иде. “Төсле” артистларны бармак белән санарлык: Ильмира Нәгыймова, Данир Сабиров, Илнат Фәрхуллин, Сәидә Мөхәмәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Иркә, Алсу-Азат Фазлыевлар, Рифат Зарипов. Башка артистларның киемнәрендә шулай ук караңгы төсләр өстенлек итте. Елның иң көтеп алынган вакыйгасы ни өчендер моңсу төсләргә күмелде. 

Быел “Татар җыры” махсус чыгышлар  белән сөендерде. Филүс Каһиров белән рэпер Шәкүр Илһам Шакиров репертуарыннан “Бик еракта идек без” җырын башкарды. Экраннар аша булса да, Илһам ага да үз җырын җырлады. Быел исән булса, аңа 90 яшь тулыр иде. Аның юлын дәвам итүче җырчылар булу шатландыра. 

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахова репертуарыннан “Туган як” җырын Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Виктория Барс башкарды. Җырның сүзләре авторы Гөлнара Рәшитовага 2003 елда шушы җыр яздырылган пластинканы бүләк иттеләр. Гөлнара Рәшитова авторлык хокукларын якларга ярдәм иткән өчен Камил Гәрәевкә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Элвин Грэй белән авторлар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар турында без язган идек. Уртак тел таба алырлар дип өметләник. Популяр җырлар янында бәхәсләр тынмау гына күңелне болгата. 

“Филүс Каһиров та сине түгел, сиңа пародия ясаучыларны ешрак күрәм”, - ди.
5,5 сәгатькә сузылган чараның ахырына кадәр күзәтергә һәркемнең дә түземлеге җитмәде. Сәхнәдә утларны сүндереп, кире бар җиһазларны кабызганчы да вакыт үтә бит. “Татар җыры”н өченче ел рәттән күзәтәм. Барысы да чагыштыруда күренә, диләр. Дөрес, 24 нче фестиваль җылырак хисләр калдырды. Узган елны җырчылар хитларын башкарган иде, быел яңа җырларга өстенлек биргәннәр. Күп кенә тамашачылар яраткан артистларыннан күңелләренә хуш килгән җырлар көтте. Аеруча тәҗрибәле артистлардан. 

“Айфара” төркеме егетләре дә яңа җырларын тәкъдим итте. Үткәннәрне искә төшерер өчен “Ак каен” җитмәде. Әмма төркемнең яңа җырлары яхшы яктан шаккаттырды. Үз стильләренә тугры кала торган үзенчәлекле җырчылар күп түгел. Алар рәтендә кабатланмас Зөлфәт Хәким дә бар! Узган елны шаян “Көзге блюз” җырын башкарган Хәким быел рок-башкаручылар рухында җыр иҗат иткән. Күзлектән, киң каешлардан чыккан Зөлфәт Хәким янына шундый ук стильдәге образда Динә Гарипова кушылды. Алар “Җырчы кызга” дигән җыр башкарды.  Зөлфәт Хәким бу җырны  махсус Динә Гариповага багышлап язган. 
- Мин классик рокта тәрбияләнгән кеше. Бу стильдә мәгънәле сүзләр җиткереп була.  Җиңел көйле җырларда тирән мәгънә биреп булмыйдыр. Башкалардан җырларым яхшырак дип әйтмим. Мин җырларны мәгънә өчен язам. Динә - минем өчен зур җырчы. Мин бик яратам, хөрмәт итәм ул кызны. Аның гаиләсен дә бик яхшы беләм, күңелләре матур аларның, - диде ул. 

Бу елны барлык үтүкләрдән яңгыраган “Яшьлегем” җыры авторы һәм башкаручысы Рөстәм Асадуллин да беренче тапкыр “Татар җыры”нда! Аның кебек үзенчәлекле итеп күзләр кысып җырлаучыны күргән юк иде әле. Аның башкару стиле шундый популяр ки, хәтта аңа пародия ясаучылар да артты. “Филүс Каһиров та сине түгел, сиңа пародия ясаучыларны ешрак күрәм”, - диде”, - ди Рөстәм. Аның сүзләренчә мондый үзенчәлекле хәрәкәтләренә шаккатырга кирәкми, ул аның күңел халәте. 15 ел яңалыклар алып барган Рөстәм Асадуллин менә шулай көтмәгәндә эстрада ишекләрен бәреп керде. Рөстәм кызып китеп, хәтта җырын да сәхнәдә ике тапкыр җырлады. Башта фонограммага, аннан тәмләп кенә “на бис” гармунга башкарды. 

Рөхсәт сорап җырлаучы Рәфис, йөрәге буш булмаган Сәидә һәм өметле Илгиз
Сәидә Мөхәмәтҗанова үзбәк телендә җыр башкарды. Яшь булса да, татар җырын танытуга зур өлеш керткән кешеләрнең берседер ул. Сәидә бик зәвыклы, затлы күлмәктән иде. Гомумән, иҗатына бик җитди карый. Игътибарлы тамашачылар Сәидәнең кулында балдак та күреп өлгергәндер әле. Үзенең концертында Сәидә күңеле буш булмавын ишарәләп: “Әйттем бит, бар ул кеше”, - дигән иде. Шулай да җырчы барлык серләрне дә ачмады. Иң мөһиме - бәхетле булсын. 

“Татар җыры”на Илгиз Мөхетдинов кебек җырчылар да кирәк. Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Төрмәдә төш” җыры тулы бер тамаша иде. Бу чыгыш беркемне дә битараф калдырмагандыр. Оештыручылар каһарман шагыйрьнең  туганнарын да чакырганнар. Муса Җәлилнең оныкчыгы Екатерина скрипкада уйнады. Залда шагыйрьнең оныгы Татьяна да бар иде.

Рәфис Кәлимуллинның “Якыным” җыры  шулай ук күпләргә таныштыр. Әмма ул аның беренче башкаручысы түгел. Бу җырны Илдус Шәйдуллин да җырлый. Кыскасы, Рәфис рөхсәт сорап, бу җырны яңарткан. Рәфис җырга кино да төшерде, әле яңадан клип та ясаячакмын дип вәгъдә итте. Җыр бәйрәменә ул гаиләсе белән килгән. “Аларга эләгергә тиешле акчалар шул иҗатка кереп бара. Алар мине, дөресен әйткәндә, булганым өчен генә яраталар”, - диде ул. 

Чулпан Йосыпованың башкаруын күпләр мәрхүмә Хәния Фәрхинеке белән чагыштыра. Чулпан легендар җырчы репертуарыннан “Син дөньяда яши дисәләр” җырын башкарып бу сүзләрне аклады.

“Әлегә “Буйдак” туры дәвам итә”
Тамашачыларның игътибар үзәгендә булган Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова да “Алтын барс” ияләре. Маратныкы - өченче, Ильмираныкы - уникенче. Маратның образын Лепсныкына охшаттым, чәчләре генә көдрә. Бер җыр эчендә Марат белән Ильмира гаилә тормышыннан бер мизгелне сәхнәләштереп куйды. Марат Яруллиннан гаилә хәле турында сорашкач: “Әлегә “Буйдак” туры дәвам итә. Бүген-иртәгә точно өйләнмим әле”, - диде. Монысы кызлар колагына инде.  

Данир Сабиров кебек оста биюче артистлар юктыр.  “Әкълимә” турында бии-бии җырлады. Аяк-буыннар сызлый дип әйткәне бар, әмма сәхнәдә Данир моны бер дә сиздерми. Хатын-кызларның төп миссиясен бик нечкә тоемлый икән ул: “Ир котырганда - тынычландырырга, ир тыныч булганда - котыртырга”.   

Илнат Фархуллин өчен дә сөендек. Аңа Татарстанның атказанган артисты исемен биргәннәр. Гомумән, Илнатның эшләре җайланып китте. Тиздән иптәше Регина белән туй гөрләтәчәк. Җырчылырдан яхшы хәбәрләр ишетү күпкә күңелле, гел шулай булсын.

Вадимның беренче “Алтын барс”ы!
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров өчен бу беренче “Алтын Барс”! Гадәттә, артистлар башта “Татар җыры”нда җырлый, аннан соң мактаулы исемнәр ала. Ә Вадим халык артисты исемен алып та, “Алтын барс”ка быел гына лаек булды. Чыгыш ясамыйча калдырган “Татар җыры” фестивальләре хисабына “аванс” белән  Вадим тамашачыларга өч  җыр бүләк итте. Янәшәмдә утырган тамашачылар: “Хәзер “Балачагым сәпите”н җырлаячак дип куанганнар иде. Әмма Вадим “Кайт син”, “Кайтара алмам” һәм “Әнкәй гөле” җырларын башкарды. 

Берничә ел рәттән “Татар җыры”н калдыручы Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грэй турында әйтеп тә тормыйбыз. Юбилей “Татар җыры”на оештыручылар барлык низагларны артта калдырып, бер генә чыгышка булса да, җырчылар белән уртак тел табарлар дип өметләндек. Булмады! Әлбәттә, ел ахырында уза торган ике төп эстрада концертларын чагыштырсак, быел “Милли премия”дә чыгыш ясаучылар составы күпкә көчлерәк иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    100 процент килешам. Руслан кираметдинов юк

    Мөһим

    loading