16+

Тәтишка: “Үзебез дә шок хәлендә калдык”

Мондый хәбәрне махсус уйлап табарга тырышсаң да килеп чыкмас. Уйдырма түгел, чынбарлык.

Тәтишка: “Үзебез дә шок хәлендә калдык”

Мондый хәбәрне махсус уйлап табарга тырышсаң да килеп чыкмас. Уйдырма түгел, чынбарлык.

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Казанда үткән концертында тамашачылары арасында косметология клиникасына сертификат уйнаткан.  Ышанмассыз, бүләкне концерт карарга килгән, иңбашына ак яулыгын салган 90 яшьлек Сөембикә апа откан. Бу хәлгә Ришатның тормыш иптәше Эльмира ачыклык кертте.

– Эльмира, чын хәбәрме соң бу? 
– Әйе, үзебез дә шок хәлендә калдык. Бик күп кызлар кызыгып, өметләнеп торган иде. Косметология клиникасына сертификатны әби откач, бөтенләй кызык булды. Кемгә язган бит менә. 

– Сертификатны кемгә бирәм диде соң?
– Сөембикә апа югалып калмады: “Үзем барам”, – диде. Ничек булса да, без аның өчен шат. Куанычын күрергә язсын, сертификатның язмышын үзе хәл итә инде.

– Үзең косметологка еш йөрисеңме? Пластик операцияләргә ничек карыйсың?
– Табиблар киңәшенә колак салам, йөрергә тырышам. Пластик операцияләргә килгәндә, әгәр хатын-кызның мөмкинлеге, теләге бар икән, пластика ясый инде. Иң мөһиме – үзенә ошасын. Хатын-кыз тышкы кыяфәте, көзгедәге сурәтеннән канәгать булса, балкып тора. Ә андый хатын-кыз янында ир-ат та бәхетле. Әлбәттә, чамасын да белергә кирәк. 

 

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading