Казанда бишенче тапкыр «ТМTV» премияләрен тапшыру тантанасы узды. Ул быел "Экспо" күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үткәрелде.
Җырчылар 35 номинациядә бүләкләнде, аларга "Музыкаль биеклек" сыны тапшырылды.
ИСЕМЛЕК:
1. "Ел ташкыны" - Рафис Кәлимуллин
2. "Яңа исем" - Зәринә Асылкаева
3. "Ел ачышы" - Фәнил Галиуллин
4. "Иң яхшы җыр" яшь башкаручылар арасында - Айдар Ракипов "Бәхетемне килә табасым"
5. "Яңа проект" - Илнат Фәрхуллин
6. "Иң яхшы альбом" яшь башкаручылар арасында - Айлин
7. "Лирик җырчы" хатын-кызлар арасында - Чәчкә
8. "Лирик җырчы" ир-атлар арасында - Илназ Сафиуллин
9. "Егетләр мәхәббәте" - Анастасия Макарова
10. "Яңа дуэт" - Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
11. "Җырлы гаилә" - Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов
12. "Ел дуэты" - Зинира һәм Ризат Рамазановлар
13. "Романтик җырчы" ир-атлар арасында - ИлГәрәй
14. "Романтик җырчы" хатын-кызлар арасында - Сөмбел Билалова
15. "Яшьләр проекты" - Рүзилә Хәертдинова
16. "Иҗади тандем" - Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Анна Попова
17. "Хатын-кыз автор башкаручы" - Фирүзә
18. "Ир-ат автор башкаручы" - Арсен Камакаев
19. "Кабатланмас образ" ир-атлар арасында - Раяз Фасыйхов
20. "Кабатланмас образ" хатын-кызлар арасында - Алсу Әбелханова
21. "Иң яхшы танцеваль проект" - Динара Ряхимова
22. "Иң яхшы видеоклип" - Гөлназ Асаева
23. "Гастрольләр рекордсмены" - Элвин Грей
24. "Спорт сөючән артист" - Фәнил Вакказов
25. "Тамашачы мәхәббәте" ир-атлар арасында - Ришат Төхвәтуллин
26. "Тамашачы мәхәббәте" хатын-кызлар арасында - Иркә
27. "Ел җырчысы" ир-атлар арасында - Әнвәр Нургалиев
28. "Ел җырчысы" хатын-кызлар арасында - Гүзәл Уразова
29. "Иң яхшы җыр театры" - Айдар Галимов
30. "ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус бүләк" - Зәйнәб Фәрхетдинова
31. "ТМТВ" каналының махсус бүләге: Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен" - Нәфкать Нигъмәтуллин
32. "Җырчы - легенда" - Хәмдүнә Тимергалиева
33. "Иң стильле дуэт" - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем
34. "Халыкчан җырчы" - ИлСаф
35. "Иң яхшы лирик җыр" - Ябай Малай
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар