10 апрель – абыйлар һәм апалар көне! Шундый бәйрәм бар икәнен белә идегезме әле?
Бәйрәм уңаеннан популяр җырчылардан абый-апалары, эне-сеңелләре, туганлык җепләре турында сораштырырга булдык.
– Минем бер апам, ике абыем һәм бер энем бар, – дип, сөйләшүне зур гаиләсе белән таныштырудан башлап җибәрде Раяз Фасыйхов. – Туганнан туганнарым да бик күп, барысы белән дә тыгыз, җылы элемтәдә, Аллаһка шөкер. Минем тәрбиягә алар бик күп тырышлык кертте. Хәзер танылган кеше булгач, үземнең яктан аларга булышырга тырышам. Кайсысына гына килсәм дә, зурлап кунак итәләр, матур итеп каршы алалар. Туганлык җепләрен шулай ук тормыш иптәшем Люция сакларга булыша, бөтенесен тигезләп, барлап тора. Без аның туганнары белән дә бик матур яшибез.
***
– Балачактан бирле без бертуганнар дус-тату идек, әмма берничә ел элек арабызда низаг килеп чыкты. Хәзер барысы яхшы, мөнәсәбәтләребез җайланды, тик узган вакытны кире кайтарып булмый. Аралашып, гөрләшеп, матур итеп яши алган вакытны без бер-беребездән читтә уздырдык. Шунысы бераз үкенечле, – диде биш кыз туганның берсе – Аиша. – Бертуганнардан да якын кешеләр юк. Аларга эч серләрен дә курыкмыйча сөйләп була. Һәрбер кеше дә туганнары белән дус-тату яшәсен, хаталар ясамасын иде.
***
Рамил Закировның исә өч яшькә өлкәнрәк бертуган апасы бар.
– Аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә без: аралашабыз, эч серләребез белән бүлешәбез, проблемаларны уртага салып хәл итәбез. Апам миңа тәрбия биргән кеше, тормышта кайбер әйберләргә карашым да аннан килә. Күп очракта төпле киңәш сорап бертуганыма мөрәҗәгать итәм, – дип апасы турында җылы итеп сөйли җырчы. Шулай ук Рамил икетуганнары, өчтуганнары белән дә яхшы элемтәдә булуын ассызыклый. – Яши торгач, туганнары белән аралашучы кешеләрнең аз икәнен күрә башладым. Шуңа да туганлык җепләрен бик кадерлим. Бу бит искиткеч зур байлык.
***
Алсу Абульханова өч бертуган кыз арасында иң олысы икән.
– Сеңелләрем миннән 6-7 яшькә кече. Әлбәттә, мин апа кеше булганга, аларны кечкенәдән карап үстердем, укырга-санарга, сәгатьтән вакыт карарга өйрәттем. Яраткан уеныбыз мәктәп-мәктәп булды, мин укытучы апа идем, – дип елмая җырчы. Ике яки өчтуганнарга килсәк, Алсуның нәселе, гаиләсе бик зур. – Әти ягыннан – ун бертуган, әни ягыннан – биш. Һәрберсеннән 2-3 бала тугач, икетуганнарым-өчтуганнарым бик күп. Барыбыз да, Аллаһка шөкер, якын элемтәдә, аралашып яшибез. Әле күптән түгел булып узган сольный концертымда да туганнарым бихисап иде. Теләп, яратып килделәр, зур ярдәм күрсәттеләр, – ди җырчы.
***
– Илназның бертуган ике абыйсы бар, ә минем – сеңлем, – ди Гүзәл Идрисова. – Бер-беребезгә кунакка йөрешеп, аралашып-сөйләшеп яшибез. Балаларыбыз да алар белән яхшы мөнәсәбәттә. Әти-әниләребез безгә туганлык җепләрен өзәргә ярамый дип өйрәтте. Без дә балаларыбызга шуны җиткерергә тырышабыз.
***
– Бу тема буенча минем ике кызыклы момент бар, – дип интрига белән сүз башлады яшь башкаручы Наилә Славина. – Беренчедән, мин гаиләдә балаларның иң олысы: бертуганнар арасында да, ике-өчтуганнар арасында да. Икенчедән, мин бердәнбер кыз, калган бөтенесе дә малайлар, ике бертуган энем бар. Аларны бик яратам. Эч серләремне исә энеләремә бушатмыйм, чөнки алар әле кечерәк. Аңа карамастан, безнең әти-әнидән берничә уртак серебез бар.
***
Ни кызык, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар икесе дә гаиләдә олы балалар икән.
– Гөлназның – энесе, минем исә – энем һәм сеңлем бар. Алардан уңдык, мөнәсәбәтләребез бик җылы. Ике-өчтуганнарыбыз да күп, алар белән дә элемтәләребез яхшы. Көн саен күрешеп, сөйләшеп тормасак та, бәйрәмнәрдә, мөһим даталарда күрешергә, кунакларга йөрешергә тырышабыз. Ике-өчтуганнар арасында, әлбәттә, артык элемтәдә булмаганнары да юк түгел. Бу дошманлашып, үпкәләп йөрү белән бәйле түгел, әлбәттә. Мисал өчен, чит шәһәрләрдә яшәүчеләр бар, алар белән гел күрешеп булмый, яки үзләре артык аралашырга яратмый торган кешеләр дә була бит. Әйткәнемчә, бу ситуациядә ара ераклыгы яки яшь аермасы да роль уйнарга мөмкин, – ди Илсур Шәрипҗанов.
Төп фото: Аишаның архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар