Мәктәптә нинди генә чара булмасын, мин анда катнаштым - биедем, алып бардым. Үсмер чак, “паццаннар” эпохасы. Миннән яшьтәшләрем көлә башлады. Имеш, мин пацан түгел, ә шут. Аларның сүзен тыңлап, "пацан" булырга теләп, чараларда катнашудан баш тарта башладым. Сыйныф җитәкчебез Фәйрүзә Насыйбулловнага сәбәбен әйттем. Ул бөтен малайларны җыеп: "Тәәәк, пацан булдыгызмы барыгыз да? Крутой буласыгыз киләме? Данир шутмы? Ярар, үсеп кенә җитегез... Пистолет күтәреп пых-пых пью-пью дип армиядә чабып йөрерсез, ә Данир Казан үзәгендә үз йортында түшәмгә карап төкереп ятачак", – дип сүкте. Ул әйткәннәр якынча тормышка ашты да.
Өйдәге хәлләргә килгәндә... Әти китте Үзбәкстанга. Янәсе, аңа үз милләтендәге хатын кирәк. Барган, тапкан, яши башлаганнар... Әмма 7 айдан соң выясняется: НЕ СОШЛИСЬ ХАРАКТЕРАМИ...
Әни дә монда үз тормышын кора башлый, бер ир-ат белән мөнәсәбәтләре бар иде. Һәм ул өченчегә бәби алып кайтырга булды. Безнең әни бәби көтә.
«Эш милләттә түгел икән», – дигән нәтиҗәләр ясап, әти кире Азнакайга әни янына кайта. Гафу үтенергә дип. Тулай торакка килеп керә һәм анда йөкле әнине күрә…
9нчы бүлек
Әти шок хәлендә инде. Әмма аның күңеле киң: "Ярар, ул балага үз фамилиямне бирәм, минем отчествоны йөртсен, бары тик бергә булыйк", – дип гафу үтенә башлый. Менә, әни тагын елый.
Уртак бер фикергә килеп, әти белән әни кабат кавышты. Әти безнең кырыс күңелле, усалрак кеше. "Непедогогический метод"ларны еш куллана иде. Өйдә тавыш булмады түгел. Хәтта әни миңа кыйммәтле ботинка алган өчен дә барыбызга да эләкте. Әти үзе ишле гаиләдә үскәч, бик экономный.
Әти СПТУга эшенә кире кайтты һәм мине көрәшкә бирде. Тормышымда яңа чор башланды.
Көрәш буенча ярышларга төрле районнарга йөри идек. Әти гел минем белән булды. Берсендә шулай Актанышка ярышка китеп барабыз һәм автобус дер-дер килә, бик сәер селкенә башлады. Минем артта утырган Радик: "Абый, безне тәгәрмәч уза", - ди әкерен генә. Автобусның бер тәгәрмәче сүтелеп, басуга кадәр тәгәрәп төшкән иде. Бер Ходай саклап калды шунда үзебезне.
Гаиләбезнең автомобиле Москвич булды. Эчке яктан ишеге бары тик водительнеке генә ачыла иде. Кайда гына килеп туктасак да, әти тизрәк чыгып, әнигә яисә балаларына ишек ача иде. "Вәт Исламбай маладис ир", - дип башка кешеләр карап тора иде.
Авылга Москвичта гына кайтмый идек. Ешрак очракта автобус белән. Шулай бервакыт автобуста бер апа мине сөйләштерә икән:
- Улым, кайда барасыз?
- Әбигә.
- Әбиең әйбәттер, күчтәнәчләр күп бирәдер...
- Әйе: сөт, май, каймак, ит...
- Ә сез аңа нәрсә алып кайтасыз?
- Каткан икмәк.
Элек шулай икмәкне җыеп, авылга алып кайтыш иде.
1998 елның 7 марты җитте. ӘНИ ӨЧЕНЧЕГӘ БӘБИ ТАПТЫ!
Әти, мин, Назыр киттек роддомга, тәрәзә аша баланы күрергә...
10нчы бүлек
...Одеялга төрелгән баланы әни тәрәзә аша безгә күрсәтә. Әти бала кемгә охшаганын җентекләп караган була.
Үзенең баласы булмаса да, ул аны беренче көннән үк үз итте. Үз фамилиясен, отчествосын бирде. Әни аңа Динарис дигән исем сайлады. Таныш булыгыз: гаиләдәге иң кечкенәбез – Сабиров Динарис Исламбай улы.
Безнең Азнакай якларында (Актанышта да шулай дип беләм) сәеррәк исемнәр кушу модада бит. Бер татар малае белән көрәшкә йөри идек. “Исемем Лазер”, – ди. Мин аптырап, кушаматыдыр дип уйлап, тагын: "Чын исемең ничек?" - дип сорыйм. Ул Лазер дип кабатлый һәм документын күрсәтә. Энекәшем дә бар, ди. Аның исемен сорагач, аңымны югалта яздым. "Маузер", - ди. Азнакайда яшәүче татар кешеләре югыйсә: Лазер белән Маузер.
Бәбине өйгә алып кайттык, зурлап исем куштырдык. Бәби чәен әле булса да хәтерлим. Нинди генә бәйрәм булмасын, бөтен тулай торак өстәл артына җыела иде.
Минем биографиямдә зур урынны әби белән бабай (әнинең әти-әнисе) алып тора. Алар икесе дә артист булган кешеләр. Әби җырлаган, бабай баянда уйнаган. Заманында алар агитбригадалар белән концертларда йөргәннәр, шунда танышып, кавышканнар да.
Бабайга гашыйк булмаслык мени? Бөдрә чәч, зәңгәр күз... Баянда уйный - первый парень на деревне! Тик, кызганыч, әбигә аның белән гел рәхәт булмады. Мескенкәйнең түзгәннәре... Зөфәр бабай эчәргә ярата иде. Эчеп ята да шулай... төнге икедә уянып әбидән яңа пешкән аш сорый иде. Әби пешерә, кайда барсын?! Аннан чыгып китә иде малларын карарга, сыер саварга. Бабайга эчәргә кирәк булса, соңгы тавыкны булса да сатып, яртысын таба иде. Бик кызгагыч, әмма, миңа калса, 90нчы еллар өчен бу нормаль күренеш иде.
Әби бик яхшы кеше булды. Мин аны шундый яраттым. Соңгы акчасына безгә денди уенчыгы алып биргәнен әле дә хәтерлим.
Бар чир дә нервыдан диләр бит... Әби күпне түзде, күпне күрде. 1999 елда 52 яшендә әбидә яман чир таптылар. Рак пищевода. Бу хәбәр безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Диагнозны ишеткән көннән әни көн-төн елый башлый...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар