16+

«Улым – минем бөтен язмышым»: Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы Нариман армиягә китә

Җырчы сәхнәдә шат елмаеп җырласа да, йөрәгендә нинди хисләр кайнаганын тамашачыларына яшерә алмаган.

«Улым – минем бөтен язмышым»: Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы Нариман армиягә китә

Җырчы сәхнәдә шат елмаеп җырласа да, йөрәгендә нинди хисләр кайнаганын тамашачыларына яшерә алмаган.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы Нариман Шиһапов тиздән хәрби хезмәткә китәчәк. Бу хакта җырчы Яр Чаллыда барган концертларының берсендә сөйләгән. Ана өчен дулкынландыргыч, йөрәкне телгәли торган мизгелләрне тамашачылар да битараф кабул итмәгән.

Илсөя Бәдретдинова Чаллыда ун көнлек концерт программасы белән чыгыш ясый. Сәхнәдән тамашачыларына мөрәҗәгать иткәндә, ул улының ике көннән армиягә китәчәген хәбәр иткән һәм аннан бер генә теләге барлыгын әйткән: Нариман исән-сау булсын, хезмәте җиңел узсын.

«Ул – минем бердәнбер улым, бөтен язмышым. Минем бүтән беркемем юк. Улыма уңышлар теләгез, сау-сәламәт булсын», – дип мөрәҗәгать иткән җырчы залда утыручыларга.

Җырчының сүзләреннән аның нинди халәттә булуын аңлау кыен түгел. Концерт дәвам итә, ул җырлый, елмая, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итә. Ә күңелендә исә бердәнбер улы өчен мең төрле борчу.

Ил соя. Фото ти

Нариман – әнисенең горурлыгы

Нариман – Илсөя Бәдретдинованың мәрхүм журналист, продюсер Илфак Шиһапов белән никахыннан туган улы. Быел аңа 23 яшь.

Җырчы элекке әңгәмәләрендә улының мөстәкыйль булып үсүенә зур игътибар бирүе турында сөйләгән иде. Нариман әнисеннән аерым яши, укый һәм эшли. Илсөя ханым улының үз тормышын үзе коруын, хезмәт белән акча табарга һәм тормыштагы җаваплылыкны аңларга өйрәнүен теләгән.

2024 елда бер әңгәмәсендә җырчы улының үзен социаль челтәрләрдә күрсәтүне яратмавын да сөйләгән. Нариманның үзенә генә түгел, әти-әнисенең исеменә дә бәйләп бәя бирүләрен теләмәве сизелә. «Мин – Нариман Шиһапов», – дип, үз юлыннан барырга теләвен белдергән ул.

Әнисе өчен исә Нариман һәрвакыт иң кадерле кеше булып кала.

Әни йөрәге барыбер борчыла...

Чынлап та, бу хәбәр уйланырга мәҗбүр итә. Армиядә хезмәт итүдән төрле сәбәпләр белән читләшергә тырышучылар да аз түгел. Ә Нариманның хәрби хезмәткә китүе – аның тормышындагы мөһим бер этап.

Әлбәттә, һәр ана баласының янында булуын, аны һәрчак күз уңында тотуын тели. Әмма бала үсә, үз тормышы, үз җаваплылыгы барлыкка килә. Әниләрнең бурычы – баласын тәрбияләп үстерү, тормыш юлына әзерләү, кирәк чакта терәк булу.

Илсөя Бәдретдинованың сәхнәдәге чыгышы да күпләргә шушы хисләрне искә төшергәндер. Бердәнбер улын ерак юлга озатырга җыенган ана өчен бу җиңел сынау түгел.

Нариманга исә хәерле юллар, ныклы сәламәтлек һәм хезмәтен исән-имин тәмамлап, әнисе янына әйләнеп кайтуын телисе килә.

Ә Илсөягә сабырлык кирәк. Сәхнәдә меңләгән кешегә көч, дәрт биргән җырчының үзенә дә хәзер тамашачыларының җылы сүзләре, изге теләкләре көч бирсен!

Ил соя. Фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading